15 ноябрь 2011 яңалыклары
-
15 ноябрь 2011 - 04:44Урамга исем сайлыйк!Аз катлы йортлар микрорайонында (Сөембикә урамы белән янәшә) барлыкка килгән яңа урамга иң яхшы исем сайлау буенча конкурс игълан ителде. Бу конкурста барлык кызыксынучы түбәнкамалылар катнаша ала. Тәкъдимнәрегезне Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтына җибәрә аласыз: http://e-nkama.ru/. Яңа урамга матур исемне бергәләп сайлыйк!
-
15 ноябрь 2011 - 04:40Бака һәм бөҗәкләрӘкият Бу вакыйга моннан бик күп еллар элек булган. Ул заманда бөҗәкләр бары тик татлы ризыклар белән генә тукланып яшәгәннәр, имеш. Бервакыт алар бал белән тулы мичкәне күргәннәр. Бу татлы ризык аларны бик кызыктырган, билгеле. Барысы да очып килгәннәр дә, мичкәгә кунганнар. Ә мичкә аларны күтәреп тора алмаган, ауган да,...
-
15 ноябрь 2011 - 04:39Бодай бөртегеБеркөнне Илдар белән Марат, урамда уйнап йөргәндә, бер орлык таптылар. - Бу бит бодай бөртеге, - диде Марат. Илдар да аның белән килеште. - Чыннан да, бодай үсеп чыгармы икән моннан? Әйдә, бакча туфрагына төртеп куйыйк, - диештеләр малайлар. Һәм шулай эшләделәр дә. Аннан соң көн саен шул урынга су...
-
15 ноябрь 2011 - 04:37Кыш җиткәнен көтәбезКар яуганны карап тору кызык икән ул. Иртән торып, тәрәзәдән тышка карасам, бөтен җир ап-ак. Яңа яуган кар өстендә, кешеләр үтеп-сүтеп йөргән урыннарда, ап-ачык булып эзләре кала. Шунда бер эт йөгереп узды. Кар өстендә калган эзләргә ул да гаҗәпләнә иде булса кирәк. Аларны исни-исни бара. Хәтта, берчакны туктап, кире килеп,...
-
15 ноябрь 2011 - 04:34Максат — юлларда балаларны саклауМәктәпләрдә көзге каникул башлану уңаеннан, «Ерактан күренсен» акциясенә кушылып, автошәһәрчектә шөгыльләнүче укучылар шәһәребез урамнарында балаларга ут кайтарткыч беләзекләр тараттылар. Әлеге беләзек таккан укучыны рульдәгеләр ерактан ук күрә алачак. - «Ерактан күренсен» акциясе кичке сәгать дүрттән алтыга кадәр үткәрелде. Әлеге акцияне уздыру урыннары да махсус сайланылган иде. Алар - кешеләр күп...
-
15 ноябрь 2011 - 04:22Авыл укучылары өчен андый тигез шартлар кирәкме?Узган җомгада муниципаль район башлыгы А.Метшин катнашында уздырылган Түбән Кама иҗтимагый советы утырышында районыбыз мәктәпләрен оптимальләштерүгә бәйле рәвештә килеп туган мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары каралды. Иң элек, «оптимальләштерү» сүзенең мәгънәсенә игътибар итик. Зур совет энциклопедиясендә бу сүз «күп мөмкинлекләрдән иң яхшы вариантны сайлап алу»ны аңлата дип язылган. Ә...