Туган як

Авыл укучылары өчен андый тигез шартлар кирәкме?

Узган җомгада муниципаль район башлыгы А.Метшин катнашында уздырылган Түбән Кама иҗтимагый советы утырышында районыбыз мәктәпләрен оптимальләштерүгә бәйле рәвештә килеп туган мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары каралды. Иң элек, «оптимальләштерү» сүзенең мәгънәсенә игътибар итик. Зур совет энциклопедиясендә бу сүз «күп мөмкинлекләрдән иң яхшы вариантны сайлап алу»ны аңлата дип язылган. Ә...

Узган җомгада муниципаль район башлыгы А.Метшин катнашында уздырылган Түбән Кама иҗтимагый советы утырышында районыбыз мәктәпләрен оптимальләштерүгә бәйле рәвештә килеп туган мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары каралды. Иң элек, «оптимальләштерү» сүзенең мәгънәсенә игътибар итик. Зур совет энциклопедиясендә бу сүз «күп мөмкинлекләрдән иң яхшы вариантны сайлап алу»ны аңлата дип язылган. Ә инде мәгарифтәге оптимизациягә килгәндә, ул укучы өчен белем алуда иң оптималь, ягъни уңайлы шартлар тудыру булырга тиештер инде. Утырышта ясаган чыгышында, мәгариф идарәсе җитәкчесе Равис Шакиров «мәктәп бетә икән - авыл да бетә», дигән лозунгка яңача карау мөһимлеген искәртеп узса да, мәктәпләрне оптимальләштерүнең авылның тамырына балта чабуга тиңлеген безнең буын яхшы белә. Узган гасырның җитмешенче елларында да авылларны «эреләндерү» исеме астында шуңа охшаш хәл булып, дистәләрчә авылның картадан югалуына китергән иде. Җәмгыятьтә күпмедер вакыт аралыгы белән кабатлана торган мондый вакыйгалар, югыйсә, ачы сабак булырга тиештер, әмма... Түбән Кама иҗтимагый советы әгъзалары район мәктәпләрен йөреп, андагы мәсьәләләрне үз күзләре белән күреп кайтканнар. Т.Наговицына, мәсәлән, үзе барып өйрәнеп кайткан Түбән Уратма мәктәбен «это просто сказка», шәһәрдәгеләр аны күрсәләр, күбесе үз баласын шунда укытырга теләр иде, дип телгә алды. Авыл мәктәбенең әле социаль яктан да әһәмияте зур, шуңа да авылларда, гомумән, башлангыч классларны саклап калу мөһим. Кайсы да булса мәктәпне ябарга дигән карарга килгәнче, башта ныклап уйларга кирәк, чөнки һәр ябыла торган мәктәп, дәваханә яки башкасы - матди байлыгыбыз. Мәктәпне япкач, аның бинасы шул хәлендә сакланыр, дип беркем дә ышандырып әйтә алмый. Моңа мисалны ерактан эзлисе юк, балалар азайгач ябылган ясле-бакчалар биналары белән ни-нәрсә булып беткәне барыбызның да күз алдында. Бәхеттән, безнең муниципаль район җитәкчелеге Түбән Уратма мәктәбен саклап калу ягында, гәрчә Росия нормативларына каршы килү булса да. Түбән Уратма үзе рус авыллары чолганышында утыра. Ул иң ерак татар авылларыннан берсе. Өстәвенә, әле 2009 елда гына мәктәп бинасына капиталь ремонт уздырылган, ә бу исә алдагы ун ел эчендә анда бернинди капиталь кертемнәр дә таләп ителмәячәк дигән сүз. Р.Шакиров чыгышыннан күренгәнчә, Түбән Уратма мәктәбендә бүгенге көндә 85 укучы булып, бер баланы укыту елга 76 мең 824 сумга барып баса икән. Р.Шакиров әйтүенчә, авыл мәктәбендә бер баланы укыту дәүләткә елына 70 меңнән алып140 меңгә төшә, ә шәһәрдә бер укучыга ул - 29-30 мең сумлап кына. Авыллардагы 18 урта мәктәптән бүгенге көнгә 12се генә калган, төп тугызеллык мәктәпләр моңа кадәр 4 кенә булса, хәзер аларның саны 8гә җиткән. 13 башлангыч мәктәптән дә нибары 1се генә исән. 54 бала укый торган Шәңгәлче мәктәбен киләчәктә республикакүләм интернат итеп үзгәртү мәсьәләсе өйрәнелә икән. Саннардан гына торган язманы уку ялкыткыч булса да, бу мәктәптә бер баланы укытуның дәүләткә елына 116 мең 301 сумга төшүен искәртү кирәктер. Кызыл Чапчак авылы халкы үз урта мәктәбен саклап калу өчен байтактан эш йөртә. Авыл халкы бу мәсьәләгә кагылышлы бер җыелышына, журналист буларак, мине дә чакырган иде. Әмма, Р.Шакиров китергән мәгълүмат буенча, 312 балага исәпләнгән мәктәптә хәзерге вакытта нибары 33 укучы белем ала, киләсе уку елына аларның саны 26га калачак. Шунлыктан, алга таба ул укучыларны Кызыл Чапчактан сигез чакрым ераклыктка урнашкан Югары Чаллы мәктәбенә йөртергә ниятлиләр. Шул хакта ишеткәч, әлеге ике авылның үзләренә генә хас үзенчәлекләрен уйлап куйдым. Билгеле булганча, Югары Чаллы халкына соңгы елларда диннең тәэсире зур булып, хатын-кыз затыннан олысы да, кечесе дә яулык бөркәнеп, мөслимәчә киенеп йөри, үз-үзләрен тотышлары да шулайдыр. Әнә шул сәбәпле, заманында Олы Аты авылы керәшеннәре үз балаларын Югары Чаллы мәктәбенә йөртүдә ниндидер бер уңайсызлык кичергәннәр иде. Борынгыдан ук мәгърифәткә омтылган һәм «светский» яшәү рәвеше алып баручы Кызыл Чапчак халкының да үз мәктәбен һич тә югалтасы килми дип беләм... 26 гына укучысы булган Колмакчы мәктәбен дә, еракта урнашкан уку йорты буларак, саклап калырга җыеналар. Анда бер баланы укыту елына 117 мең 843 сумга төшсә дә, башлангыч мәктәп кенә калдырып, калган укучыларны Елантауга йөртү бик күп чыгымнар таләп итә. Укучыларны Елантау мәктәбенә йөртү өчен, иң элек, 50 миллионнан күбрәк суммада ике авыл арасындагы юлны ремонтларга кирәк булыр иде әле. Мәктәпләргә кагылышлы мәсьәләләргә килгәндә, беребезнең дә күңел кабул итми торган норматив дигән нәрсә бар. Әнә шул норматив буенча, классларның укучылар белән тулыландырылуы авыл җирендә нибары 10,9 гына икән (ә класста 14 бала булырга тиеш). Бу уку елы башына районбыздагы авыл һәм Кама Аланы мәктәпләрендә 1 укытучыга 10,6 укучы туры килгән (норматив буенча 15 булырга тиеш). Ә финанслау, ягъни акча белән тәэмин итү (анысы укытучыларга хезмәт хакы түләү, мәктәпкә җиһаз, кирәк-ярак алу, бинасын ремонтлау һ.б. өчен) дигәне әнә шул нормативлардан чыгып эшләнә. Бу уку елында Түбән Чаллы авылында башлангыч мәктәп-бакчаның бары тик бакчага гына калдырылуы, Кама Аланында гимназия белән 1нче мәктәпнең берләштерелүе, Шәңгәлче, Югары Уратма, Трудовой, Елантау авылларында урта мәктәпнең төп тугызеллык итеп үзгәртелүе әнә шуңа бәйле. Әле бит 2010 елда гына да районыбыздагы 7 авылда - Олы Аты, Тоба, Үчкә, Нариман, Поповка, Ачи һәм Буденовкада башлангыч мәктәпләр ябылган иде. Р.Шакиров бик тә урынлы искәртеп үткәнчә, нәтиҗәдә, районыбыздагы барлык укучылар да класстан тыш чараларда катнашу, спорт белән шөгыльләнү, кайнар ризык белән туклану һәм дуслары белән аралашу кебек тигез мөмкинлекләргә ия булганнар. Әмма бу урында, никтер, минем күз алдыма үз өеннән дәрес башланыр алдыннан гына чыгып үз туган авылындагы мәктәпкә килүче яшьтәшләребез бәхетенә кызыккан мәктәп елларыбыз килә. Чит авылга йөреп укырга мәҗбүр булган баланың хәлен үзе шул хәлне кичергән кеше генә аңлый-төшенә ала шул ул. Әйтик, мәктәпкә алып бара-алып кайта торган махсус автобус ватылды, ди. Шул чагында укучы балага язгы-көзге салкын яңгырда, кышкы буранда үз авылыннан, ким дигәндә, җиде-сигез чакрым ераклыктагы мәктәпкә җәяүләп барырга кирәк булачак. Өс-башы юешләнеп, өстәвенә әле, дәрескә дә соңарып килеп кергән укучы күңелендә, башка яшьтәшләре белән «тигез мөмкинлекләргә ия булу»дан канәгатьлек кичерү хисе туадыр дип кем генә уйлар икән?.. Иҗтимагый совет рәисе Ф.Котдусов авыл кешеләре арасында үзләренең анкета-сораштыру уздырганнарын, халыкның мәктәпләрне яптырмаска, авыл хуҗалыгын торгызырга дигән фикер белдерүен дә җиткерде. Муниципаль район башлыгы А.Метшин халык фикерен куәтләп, авылларда мәктәпләрне саклап калу буенча кулдан килгәнне эшләү зарурлыгы хакында басым ясап әйтте. Әлбәттә, бу мәсьәләдә Түбән Кама халкы фикерен өйрәнеп, аны хәл итү юлларын эзләүдә һәм республика күләмендә күтәреп чыгуда үзебездәге җирле иҗтимагый советның да эшчәнлеге хуплауга лаек. Сүз уңаеннан, авыл мәктәбен саклап калу өчен анда укучы балалар саны җитәрлек булырга тиеш, ә анысы өчен авылның социаль-икътисади үсеше зарур. Ул мәсьәләдә дә ярдәм итәргә алынырга әзер торучылар бар. Иҗтимагый совет әгъзасы И.Мезикова үзе җитәкли торган икътисад, идарә һәм хокук институтында авыл фермерлары өчен махсус курслар оештырырга бүгеннән үк әзер икәнлекләрен белдерде... Иҗтимагый совет утырышында, шулай ук, сәламәтлек саклау һәм мәдәният өлкәсендәге хәл итәсе мәсьәләләр дә каралды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: