Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Максат — юлларда балаларны саклау

Мәктәпләрдә көзге каникул башлану уңаеннан, «Ерактан күренсен» акциясенә кушылып, автошәһәрчектә шөгыльләнүче укучылар шәһәребез урамнарында балаларга ут кайтарткыч беләзекләр тараттылар. Әлеге беләзек таккан укучыны рульдәгеләр ерактан ук күрә алачак. - «Ерактан күренсен» акциясе кичке сәгать дүрттән алтыга кадәр үткәрелде. Әлеге акцияне уздыру урыннары да махсус сайланылган иде. Алар - кешеләр күп...

Мәктәпләрдә көзге каникул башлану уңаеннан, «Ерактан күренсен» акциясенә кушылып, автошәһәрчектә шөгыльләнүче укучылар шәһәребез урамнарында балаларга ут кайтарткыч беләзекләр тараттылар. Әлеге беләзек таккан укучыны рульдәгеләр ерактан ук күрә алачак. - «Ерактан күренсен» акциясе кичке сәгать дүрттән алтыга кадәр үткәрелде. Әлеге акцияне уздыру урыннары да махсус сайланылган иде. Алар - кешеләр күп йөри торган Красный Ключтагы балалар дәваханәсе, Тын Аллея урамы һәм «Эссен» сәүдә үзәге яны. Бу акция балаларның гына түгел, ә иң элек ата-аналарның игътибарын җәлеп итү өчен эшләнә, - ди ГАИ инспекторы Александр Сафронов. Узган тугыз ай эчендә генә шәһәрдә һәм районда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 34 авария булып, ике баланың гомере өзелгән, тагын дүртесе авыр тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә эләккән. Аварияләрнең күбесе кичке сәгатьләргә туры килә, диләр ГАИ хезмәткәрләре. - «Ерактан күренсен» акциясе шәһәребездә системалы рәвештә үткәрелә. Уку елы башында барлык беренче класска баручы 3056 укучыга ут кайтарткыч беләзекләр таратылды, - диде ГАИның пропаганда бүлеге инспекторы Ирина Шәйхелисламова. - Автошәһәрчектә инде өченче ай белем алам. Анда безгә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтәләр. Киләчәктә, кагыйдәләрне бозмыйча, велосипедта йөрергә өйрәнәчәкбез. Мондый акциядә мин беренче мәртәбә катнашам. Бүген 20 балага ут кайтарткыч беләзекләр таратканда юл аша чыгу кагыйдәләрен аңлаттым. Балаларны сөендерү шундый рәхәт икән, - диде бәхеттән күзләре ялтырап торган 33нче мәктәпнең өченче класс укучысы Динә Хисамова. Әлеге акция кысаларында барлыгы 3 меңгә якын стикер таратылды. Шул рәвешле, юллардагы балалар белән бәйле аварияләр саны кимер, дип өметләник.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X