Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Бодай бөртеге

Беркөнне Илдар белән Марат, урамда уйнап йөргәндә, бер орлык таптылар. - Бу бит бодай бөртеге, - диде Марат. Илдар да аның белән килеште. - Чыннан да, бодай үсеп чыгармы икән моннан? Әйдә, бакча туфрагына төртеп куйыйк, - диештеләр малайлар. Һәм шулай эшләделәр дә. Аннан соң көн саен шул урынга су...

Беркөнне Илдар белән Марат, урамда уйнап йөргәндә, бер орлык таптылар. - Бу бит бодай бөртеге, - диде Марат. Илдар да аның белән килеште. - Чыннан да, бодай үсеп чыгармы икән моннан? Әйдә, бакча туфрагына төртеп куйыйк, - диештеләр малайлар. Һәм шулай эшләделәр дә. Аннан соң көн саен шул урынга су сибеп тордылар. Берничә көннән бодай тишелде. Малайлар аны бик яхшылап тәрбияләделәр: төбен йомшарттылар, ашладылар, су сиптеләр, чүп үләннәрен утадылар. Җәй ахырында бодай биек булып үсте. Аның башагы да зур иде. Башагы саргайгач, малайлар аны өзеп алдылар да, учларында уып, бөртекләрен койдылар. Эре бөртекләрне ишегалдында йөргән әтәч алдына сиптеләр. Әтәч: «Кыт-кыт-кыт» дип, тавыкларны чакырды да, аларны бодай бөртекләре белән сыйлады. Тавыклар бодай орлыкларын рәхәтләнеп чүпләделәр. Ә икенче көнне алар йомырка салдылар. Малайларга рәхмәтләре шул булгандыр инде?!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев