Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Бака һәм бөҗәкләр

Әкият Бу вакыйга моннан бик күп еллар элек булган. Ул заманда бөҗәкләр бары тик татлы ризыклар белән генә тукланып яшәгәннәр, имеш. Бервакыт алар бал белән тулы мичкәне күргәннәр. Бу татлы ризык аларны бик кызыктырган, билгеле. Барысы да очып килгәннәр дә, мичкәгә кунганнар. Ә мичкә аларны күтәреп тора алмаган, ауган да,...

Әкият Бу вакыйга моннан бик күп еллар элек булган. Ул заманда бөҗәкләр бары тик татлы ризыклар белән генә тукланып яшәгәннәр, имеш. Бервакыт алар бал белән тулы мичкәне күргәннәр. Бу татлы ризык аларны бик кызыктырган, билгеле. Барысы да очып килгәннәр дә, мичкәгә кунганнар. Ә мичкә аларны күтәреп тора алмаган, ауган да, аннан бал агып чыккан. Бөҗәкләр, ябырылып, балны ашый башлаганнар. Туйгач, очып китмәкче булганнар, ләкин балга ябышып калганнар, ди. Шулвакыт якыннан гына бака узып бара икән. Балга ябышкан бөҗәкләрне күреп алган да, барысын да ашап бетергән бу. Менә шул хәлләрдән соң бөҗәкләр балга килми башлаганнар. Алар бары тик чәчәк сулары һәм вак бөҗәкләр белән генә тукланып гомер итәләр икән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев