Автор автор яңалыклары
-
Бердәмлек тау күчерә
Соңгы елларда дөньяларыбыз шактый гына көйләнеп, тыныч, мул тормышта яши башлаган идек. Ә менә быелның февраленнән махсус хәрби операция игълан ителгәч, яшәешебезгә үзгәрешләр керде шул. Ир-егетләребез башта үз теләкләре белән контракт буенча хезмәт итәргә китсәләр, августта өлешчә мобилизация башланды.
-
Милли бәйрәмнәр онытылмасын!
Татар халкының милли бәйрәмнәре һәм йолалары безнең өчен бай рухи хәзинә ул.
-
Күпфункцияле үзәкләрнең Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көнендә эш графигы
Татарстан Күпфункцияле үзәк (КФҮ), республикада Халыклар бердәмлеге һәм ТР Конституциясе көннәрен бәйрәм итү уңаеннан, эш графигындагы үзгәрешләр турында хәбәр итә.
-
Милли йолаларны белеп үссеннәр
Елның сихри фасылында, көзен, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Ул – көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме.
-
Якын дусмы, кирәксез әйберме?
«Китап – кешенең иң якын дусты», – дип олылар безгә кечкенә чактан ук әйтә. Ләкин хәзерге заман балалары китап турында нәрсә уйлыйлар икән?
-
«Күрсәт әле үскәнем»
32 нче гимназия укучылары татар халык уены «Күрсәт әле үскәнем»не күрсәтә
-
«Солдатларга – әниләрдән пирог»
Бу чараны «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы инде берничә ел уздыра. Быел солдатларга 100 килограммнан артык күчтәнәч җыелды.
-
Яңа проект
НТР каналында “Бер-беребезгә якынрак булыйк» исемдәге яңа программа чыга башлады. Аны уйлап табучы һәм шул ук вакытта тормышка ашыручы да Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов.
-
Өлкәннәрне хөрмәтлиләр
Ни өчен безне – өлкән буын кешеләрен яшь буын хөрмәтли? Күңелемә шундый сорау килә. Нилектән икән ул? Яшьләргә яхшы тәрбия кечкенәдән бирелмәсә, өлкән буынга хөрмәт булмас иде.
-
«Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле...»
Балачагы, мәктәп еллары колхоз-совхоз кырларында көзләрен бәрәңге җыеп үткән апаларны, ханымнарны чакырып, китапханәдә әлеге ризыкка багышлап кичә үткәрдек. Бәрәңге белән бәйле истәлекләребезне яңарттык, аннан әзерләп килгән ризыкларыбыз белән чәй дә эчтек.
-
Зур бурычлар билгеләнде
Шушы көннәрдә, Халыклар дуслыгы йортында, Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлегенең чираттагы утырышы узды.
-
Җәйнең истәлекле мизгелләре
Кыш буе зарыгып көткән җәйге каникул шундый тиз үтеп китә. Яңа уку елы башланганга да бер ай вакыт узган икән инде. Әйдәгез, җәйне искә төшереп алыйк әле. 36 нчы мәктәпнең бишенче сыйныф укучылары сезнең белән җәй турындагы истәлекләрен уртаклашыр.
-
Компьютер: дусмы, дошманмы?
Компьютер тормышыбызга бик тиз үтеп керде. Әле күптән түгел генә ул кул җитмәстәй кыйммәтле әйбер саналса, бүген инде аның белән беркемне дә шаккатырып булмый.
-
Редакциягә килеп, яки почтада...
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2023 елның беренче яртысы өчен газета-журналларга язылу кампаниясе дәвам итә.
-
Язмыш сынауларына бирешмәгәннәр
Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәркемнең яшисе дә, яшисе килә шул! Тик тормыш барыбызны да төрлечә сыный. Шушы сынауларны үтәр өчен никадәр көч, сабырлык, түземлек кирәген һәр кеше үз башыннан үткәч кенә аңлый. Шәһәребезнең 19 нчы мәктәп укучылары шундый көчле рухлы кешеләр турындагы язмалары белән уртаклашыр.