Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Зур бурычлар билгеләнде

Шушы көннәрдә, Халыклар дуслыгы йортында, Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлегенең чираттагы утырышы узды.

Зур бурычлар билгеләнде

Шушы көннәрдә, Халыклар дуслыгы йортында, Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлегенең чираттагы утырышы узды.

Татар конгрессы башкарма директоры Фирдәвис Гайнетҗан улы Ханов җыелышны зур осталык белән алып барды. Ул әлеге очрашуга төрле юнәлештә хезмәт куючы милли җанлы шәхесләрне барлап киңәшләшергә чакырган иде. Алар арасында Флюр Гайнемөхәммәтов, Виктор Шадрин, Айдар Хәмзин, 64 нче балалар бакчасы мөдире Нурзия Мирхазова, татар конгрессының Түбән Кама бүлеген оештырып йөрүчеләренең берсе, «Милли хәят» проектының авторы Әлфия Хафизова, «Илһам» ансамбле җитәкчесе Ильяс Шәяхмәтов һ.б.

Үзе дә милләтпәрвәр, халкы өчен янып йөргән Фирдәвис Хановның шәһәребездә татарларны берләштерү өчен вакытын да, көчен дә кызганмый эшләячәгенә һич шигебез юк. Шуңа да алдагы, ягъни 19 август көнне уздырылган җыенда бертавыштан башкарма директор итеп сайлап куелган ул.

Әлеге утырышта халкыбызның милли үзаңын көчәйтү, үстерү, туган телебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклап калу максаты белән уздырылган чаралар турында сөйләштеләр, фикер алыштылар. Шулай ук бүгенге көндә аксаган, көн кадагында торган темалар кузгатылды. Киләсе 2023 елга берсеннән-берсе эчтәлекле, тәрбияви чаралар планга кертелде.

Быел әле шәһәребезгә эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга күрше-тирә районнардан, якын һәм ерак чит илләрдән «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмаларының җитәкчеләре килүе көтелә. Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев, конгрессның Түбән Кама бүлеге каршында эшләп килүче «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина кебек бар яктан да уңган, тырыш затларыбыз булганда сынатмаслар, Ак калабызның милли йөзен тиешле дәрәҗәдә күрсәтерләр дип ышанып калабыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев