Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Синең сүзең

Милли бәйрәмнәр онытылмасын!

Татар халкының милли бәйрәмнәре һәм йолалары безнең өчен бай рухи хәзинә ул.

Без дә туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнүне дәвам итәбез, халкыбыз киләчәктә дә шундый горур милләт булып калсын, югалмасын иде.

Шул уңайдан, гимназиябездә «Сөмбелә», «Көзге Сабантуй» бәйрәмнәрен бик күңелле итеп үткәрдек. Көзге муллык, туклык чорына туры килгәнгә күрә дә, халык «Сөмбелә» бәйрәмен аеруча көр күңел белән үткәрә торган булган. Һәр өйдә бу көнгә яңа уңыштан төрле камыр ашлары әзерләнгән, йола ризыгы һәм муллык билгесе булган бавырсак пешерелгән. «Сөмбелә» бәйрәмендә без дә халкыбызның борынгыдан килгән йолалары белән таныштык, «Капкалы», «Йөзек салыш», «Кәләпүшле» уеннарын уйнадык. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Күпләр Сабан туй бәйрәмен язын, кыр эшләре тәмамлангач кына уза дип уйласалар да, без «Көзге Сабантуй» үткәрергә булдык. Аның максаты – укучыларны татар халкының бәйрәмнәре белән таныштыру, халкыбызның борынгыдан күчеп килгән мирасын саклап, аны киләчәк буыннарга җиткерү. Без әлеге бәйрәмдә Сабантуенда үткәрелә торган уеннарның кайберләре белән таныштык. «Чүлмәк вату», «Капчык киеп йөгерү», «Кашыкка йомырка куеп йөгерү» уеннары безгә аеруча ошады. Чара ахырында бәйрәмебезне «ат ярышлары» бизәде.

Әлеге чаралар балаларга бик ошады.

Ралия Юнысова, 4 Д сыйныфы, Гомәр Гыйләҗев, 32 нче гимназиянең 6 Г сыйныфы укучылары

Еш авырмас өчен...

Урамнарны, урманнарны

Төрле төсләргә буяп.

Көз атлый бүген безнең дә

Туган ягыбыз буйлап.

Әйе, урамда салкын көз. Көзге җилләр, яңгырлар үзенекен итә, кешенең иммун системасы какшый. Ә сәламәтлекне ничек ныгытырга соң? Әлеге сорау белән без гимназиябезнең шәфкать туташы Гөлназ Вәлиевага мөрәҗәгать иттек. Вакыты тыгыз булуга карамастан, Гөлназ Илсур кызы сорауларыбызга җавап бирде.

– Хәзерге вакытта балалар еш авырыйлармы?

– Әлегә балалар еш авырмый дип әйтәсем килә. Кышка таба чирләүче балалар саны сизелерлек арта бара.

– Иммунитетны ничек ныгытырга? Чирләрдән ничек сакланырга?

– Беренче чиратта, дөрес тукланырга кирәк. Көз көне күбрәк аксым куллану мөһим. Аеруча җиләк-җимешләр ашау, витаминлы чәйләр эчү файдалы. Көндәлек режимны истән чыгармыйча, кеше туйганчы йокласа, уку белән ялны аралаштырса иммунитеты гына түгел, нерв системасы да ныгыячак. Шулай ук саф һавада йөрергә, С витаминын кулланырга кирәк. Гимназиябез укучылары сәламәтлекләрен бассейнга йөреп чыныктыра.

Әлеге файдалы киңәшләре өчен Гөлназ Илсур кызына бик зур рәхмәт. Бу киңәшләрне истә тотып, барыбызга да исән-имин яшәргә язсын, сау-сәламәт булыйк!

Камил Асылкаев, Самир Борханов, 32 нче гимназиянең 6 нчы А сыйныфы укучылары

Яшьтәшләр белән аралашу серләре

Тормыштагы вакыйгаларга, сыйныфтагы, мәктәптәге хәлләргә безнең карашларыбыз төрлечә. Үз-үзебезне тотышыбыз да бер үк түгел: кемдер үзен үрнәк булырлык итеп тота, ә кайберләр тәртип боза. Бу нәрсәгә бәйле соң? Бу хәлләрне без үзгәртә алабызмы? Бу сораулар мине бик нык уйландыра.

Яшьтәшләребез белән дөрес итеп аралашу безнең үзебездән тора. Беренчедән, без бер-беребезне тыңлый белергә тиешбез. Нинди генә темага сөйләшү алып барсак та, сине тыңлый белгән кеше белән аралашырга җиңел дә, рәхәт тә.

Икенчедән, әңгәмәдәшеңнең әдәпле, тәрбияле булуы бик мөһим. Әгәр кешедә шул сыйфатлар булса, аның белән аралашу күпкә җиңелрәк. Тупас, үз-үзләрен генә ярата торган кешеләр белән уртак тел табып булмый.

Өченчедән, күп укыган, күп белгән кешеләр белән аралашырга тырыш. Андыйлар белән җылы мөнәсәбәт булдырып, белем дәрәҗәңне үстерәсең. Үзеңне иркен тотып, төрле кызык хәлләр сөйләү, сораулар бирә белү дә урынлы.

Тәмле телле, аралашучан кеше булу өчен әхлак кагыйдәләре ярдәмгә килә. Онытма: һәр теләгең, һәр кылган гамәлең синең тирәңдәге кешеләрдә дә чагыла. Әгәр дә тормыш юлыңда ялгыз булырга теләмәсәң, яхшы дусларың булсын дисәң, үз-үзеңне тотышың, яшьтәшләрең белән мөнәсәбәтең турында кайгырт.

Рузилә Разетдинова, 32 нче гимназиянең 9 сыйныфы укучысы

Укуда да алдынгы, иҗатта да

Илгиз Мөбарәкшин 32 нче гимназиянең 4 Д сыйныфы укучысы. Кечкенәдән китаплар укырга, шагыйрьләргә ияреп шигырьләр иҗат итәргә ярата. Бөтенроссия, республика, төбәк, шәһәр күләмендә үткәрелгән төрле бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашып, призлы урыннар яулый. Түбән Кама муниципаль районының сәләтле балалар арасында үткәрелә торган иҗади бәйгесендә катнашып, «Өметле каләм» номинациясендә җиңүгә лаек булды.

Минем бабай

Минем бабай бик акыллы,

Минем бабаем зирәк.

Барыбыз өчен дә ул

Зур таяныч, нык терәк.

Кадак, чүкеч тотарга

Өйрәтә мине бабай.

Тәртипне дә онытмый:

«Артык шаярма, малай!

Беркайчан да чыкма, ди,

Әниең әйткән сүздән.

Минем өчен зур шатлык

Бәхетле булып үссәң».

Бакчада да гел бергә без,

Балыкка да йөрибез.

Ишегалдын ялт иттереп, 

Кышын карлар көрибез.

Бабамны бик яратам мин

Тыңлыйм аның һәр сүзен.

Бабам булу бу дөньяда

Зур бәхет минем өчен!

 

Күңелем шат  

Минем бар шагыйрь бабам,

Аның исеме – Габдулла,

Әкиятләрен укыганда

Күңелләрем шат була.

Укытучы апам белән, 

Шигырьләрен укыйбыз,

Күңелгә якын шигырьләрен,

Укып һич тә туймыйбыз.

Раяз Гаҗетдинов, 4 Б сыйныфы укучысы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев