Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Синең сүзең

Якын дусмы, кирәксез әйберме?

«Китап – кешенең иң якын дусты», – дип олылар безгә кечкенә чактан ук әйтә. Ләкин хәзерге заман балалары китап турында нәрсә уйлыйлар икән?

Мин хәзер 9 нчы сыйныфта белем алам. Әлбәттә, без мәктәп әдәбиятын укыйбыз. Буш вакыт булганда мин программадан тыш та әсәрләр укырга яратам. Иң яраткан жанрым – фэнтези. Әкият дөньясына чуму, барлык детальләрне белү һәм үземне ниндидер тылсымлы герой итеп тою – мине бик кызыктыра. Китап минем өчен – иң якын дустым, чөнки ул миңа кирәкле киңәшләр һәм дәресләр бирә ала. Минем яшьтәшләрем дә китап укырга яратамы? Бу сорауны мин сыйныфташларыма бирдем.

«Әйе, мин китаплар укырга яратам, ләкин аларның электрон вариантын. Бигрәк тә фэнтези һәм психология жанрлары тарта. Ә менә классиканы укый алмыйм. Минем өчен китап уку – зиһенне арттырырга, сөйләмне үстерергә ярдәм итә» – дип, җавап бирде Рәлинә.

«Көнкүреш романнарын укырга яратам, әмма әсәр бик озын булса, укып бетермәскә дә мөмкинмен», – ди Диана.

«Ә мин китаплар укырга яратмыйм. Дөньяда башка кызык әйберләр күп дип саныйм. Сирәк кенә заманча кыска хикәяләрне укый алам», – диде Диләрә.

Димәк, кайбер яшүсмерләр укуны күңелсез дип санамыйлар. Ни өчен күбесе китапка тартылмый икән? Ни өчен бу тылсымлы, шаккатыргыч дөньяны күңелсез дип саный? Бәлки, мәктәпнең мәҗбүри программасы буенча әдәбиятны укып, туеп, башка китап укырга вакытлары һәм теләкләре калмыйдыр?.. Ә бәлки, бу ата-ана гаебедер?.. Алар укымый икән, бала да кулына китап алмый, үскәч тә, тартылмаячак. Үзе өчен башка кызык әйберләр табачак. Элек балалар телевизор карап утырса, хәзер интернет, компьютер, телефоннар заманы.

Алай да, китап укырга яратмагач, кешене надан дип булмый. Хәзерге заманда да шулай ук «китап кортлары» күп. Безнең гимназиядә телефоннардан куллану вакыты чикле булгач, без вакытны уздырырга теләп, кулга китап алабыз. Укырга яратмаучыларга бер киңәшемне дә җиткерәсем килә: төрле жанрдагы китапларны укып карагыз, бәлки, эзләнә торгач, ошаганын табарсыз.

Зилия Йосыфова, 13 нче гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы

Кыш килә

Көзнең соңгы аена кереп барабыз. Озакламый салкын кыш килер. Узган кыш каргаларның кар көртләрендә коенганы хәтердә әле. Каргалар канатларын кага-кага, күлдә коенган кебек, кар көртендә коена, күңелле каркылдашалар, канатларына кунган карларны кагалар. Ә калган каргалар каенга килеп кунып, «кардәш»ләренә кызыгып карыйлар кебек.

Каргаларның бу кичке кәмитен карарга кешеләр җыелды. Кышкы күңелле күренештән күбесенең күңелләре күтәрелеп китте. Каргаларның карда коенганнарын күрәсе килгән кешеләр киләләр дә киләләр... Каргалар «концерт»ны бүтән кабатламады: каенга, куакларга кундылар. Кешеләр кара каргалар кәмитен күреп, көлешә-көлешә күтәренке кәефтә кайтып киттеләр.

Рафаэль Даутов, Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиянең 6 нчы сыйныф укучысы

Яраткан этем турында

Кешеләрнең дүрт аяклы дуслары хакында фильмнарда күрсәтәләр, әкиятләрдә язалар һәм тормышта да чынлап шулай була. Минем дә дүрт аяклы дустым бар, аның кушаматы – Сарбай.

Ике ел элек мин әнием белән паркка чыккан идем, кинәт яңгыр ява башлады. Тиз генә өйгә таба йөгерә башладык. Шулвакыт күзем агач төбендәге кечкенә сары көчеккә төште. Ул бик өшегән, калтырана иде. Без аны әнием белән үзебезгә алдык. Менә Сарбай бездә ике ел яши инде.

Ул – үзенчәлекле, акыллы эт. Вакыт узу белән аны барысы да яраттылар. Ул безнең гаилә әгъзасына әйләнде. Башта әти үзсүзләнде, этне өйдә калдырырга теләмәде, ләкин без әнием белән аны күндердек. Хәзер әтием үзе дә дустыбыз белән вакыт үткәрергә ярата.

Минем яраткан этем ябык, пычрак көчектән хәзер матур эткә әйләнде. Ул кызгылт сары төстә, колакларында ак таплары бар, зур һәм акыллы зәңгәр күзле. Без уйнаганда, ул авызын ача һәм елмая кебек.

Минем Сарбаем бик уйнарга яратса да, беркайчан да өй җиһазларына тими. Мин аның белән иртән һәм кичен урамга чыгам. Яз һәм җәй айларында без көндез дә йөрибез, ул таяк артыннан йөгерергә ярата, аны тота һәм кире алып килә.

Без аның белән чын дуслар. Әгәр дә миңа моңсу булса, ул янәшәмә килеп утыруга минем бөтен борчуларым юкка чыга, күңелем күтәрелә. Мин аңа еш кына китап укыйм һәм аның белән музыка тыңлыйм, кино карыйм.

Хайваннарны рәнҗетергә ярамый, чөнки алар барысын да сизәләр һәм аңлыйлар. Мин дә этемне һәрвакыт иркәләргә, аны төрле ризыклар белән сыйларга, буш вакытымда аның белән уйнарга тырышам. Әгәр дә аларга игътибар бирә алмасаң, ни өчен алырга?

Кеше һәм аның эте арасында тыгыз бәйләнеш бар, ул тирән, эчкерсез һәм өзелмәс. Шуңа күрә мин тормышымда Сарбай барлыкка килүенә бик шат, бер-беребезне аңлашуыбыз сүзләргә мохтаҗ түгел.

Диана Буланова, 19 нчы мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы

Иң оста рәссам

Күзем төште тәрәзәгә:

Анда алтын көз җиткән,

Маҗаралы һәм кояшлы

Җәйләр үтеп тә киткән.

Рәссамнарның иң остасы

Син үзең бит- алтын көз.

Һәр тарафта матур рәсем,

Ә рәссамы - билгесез.

Бер елны да кабатламый

Алтын көз буяуларны:

Күз яуларыңны алырдай,

Каян ала аларны?!

Көрән сарыга алышты

Яшел шәлен имәннәр.

Сылу каеннар сагыштан

Сары күлмәк кигәннәр.

Өрәңгеләр сабыр гына

Кызаралар, алланалар.

Уттай яна миләшләрем,

Алмалар да балланалар.

Матур моңны хәтерләтеп,

Җилфердиләр акрын җилдә.

Озак тормас, коелырлар

Берәм-берәм алар җиргә.

Мең авыруга шифа бирә

Балдан татлы саф һавасы.

Мондый гаҗәп күренешне

Тагын кайдан табасы?!

Фирдәүсә Хәнәфиева, 9 нчы мәктәп укытучысы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев