Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Синең сүзең

Компьютер: дусмы, дошманмы?

Компьютер тормышыбызга бик тиз үтеп керде. Әле күптән түгел генә ул кул җитмәстәй кыйммәтле әйбер саналса, бүген инде аның белән беркемне дә шаккатырып булмый.

Безнең әти-әниләребез «китап укып» үскән буын булса, хәзерге ата-аналар балаларын тиз арада компьютер артына утыртып куя. Алар фикеренчә, компьтерны яхшы белгән бала үзен ышынычлы тота, аңа заманча технологияләр иленә юл ачык. Моториканы, логик фикерләү сәләтен, хәтерне үстерүдә компьютер уеннарының файдасы күп дип саный алар. Ә икенче бер төркем ата-аналар балаларының компьютердан читтәрәк булуын хуп күрә. Алар фикеренчә, компьютер уеннары баланың психикасына тискәре йогынты ясый, сәламәтлеген какшата.

Әйе, тегеләре дә, болары да хаклы кебек. Бер яктан караганда, компьютер артында сәгатьләр буена утыручы бала сәламәт була аламы? Икенче яктан, заманча технологияләрдән ерак булган бала, хәзерге заманда үз юлын таба алырмы?

Әлеге сорау бүгенге көндә иң бәхәслеләрнең берсе. Мәктәбебез укытучылары, укучылары бу хакта ни уйлый икән? Җавап эзләп, мин алардан түбәндәге сорауларга җавап бирүләрен үтендем.

 – Сезнең өегездә компьютер бармы?

– Компьютер артында озак утырасызмы?

– Компьютерда сез нәрсәләр эшлисез?

– Ничек уйлыйсыз, компьютер уеннары файдалымы , әллә зыянлымы?

Роза Аляшева, югары категорияле география укытучысы:

Компьютерыбыз бар. Дәресләргә әзерләнгәндә кулланам мин аны. Көненә бер-ике сәгать утырырга туры килә инде. Файдасы да, зыяны да бар дип уйлыйм.

Нурия Мифтахова, югары категорияле физкультура укытучысы:

Әйе, бар. Эштән соң өч сәгатьләп утырам. Күбрәк эш буенча кирәк. Файдасы да, зыяны да бар. Физкультура ясамыйча, озаклап утырсаң, зыянлы инде. Файдалы эшләр белән дә шөгыльләнергә була.

Зөбәрҗәт Баһаветдинова, пешекче:

Бар. Арымаган көннәрне утырам. Ләкин ике сәгаттән дә артык түгел. Менә хәзер кайнатмалар ясыйбыз. Рецептларны шуннан карыйбыз. Сыйныфташлар белән аралашу өчен дә уңайлы.

Ильвина Абрарова, 8нче сыйныф укучысы:

Әйе, компьютерыбыз бар. Көненә ике сәгатләп утырам. Презентацияләр ясыйм, өй эшләрен әзерләгәндә бик уңайлы. Ләкин озак утырсам, куллар, күзләр авырта башлый...

Әйдәгез, мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын беләсезме?

Якын дустым

Бар минем якын дустым

Башка беркем кирәкми.

Кичен, иртән, хәтта төнлә

Яныннан һич җибәрми.

Үзе шундый акыллы ул,

Юк аның белмәгәне.

Яза, сөйли, тәрҗемәли,

Эшләргә өйрәткәли.

Уйныйк дисәң, ризалаша,

Үпкәләми, арымый.

Әйтеп карагыз, дуслар,

Кем минем дусны таный?

Җаваплардан күренгәнчә, акыл белән кулланганда, компьютер файдалы әйбер. Тик һәр нәрсәдә чама хисе барлыгын гына онытмаска кирәк. 

Адилә Сафиуллина, 12 мәктәпнең 8 сыйныф укучысы

Истә тотыгыз! 

1. Күз күремегез начар булса, компьютер артына күзлек кими утырмагыз.

2. Күз белән экран арасындагы ераклык 50-70 сантиметр булсын.

3. 10-25 минут саен тәнәфескә туктагыз һәм күзләр өчен зарядка ясагыз.

4. Компьютер артында дөрес утырыгыз.

5. Уеннарның һәм программаларның эчтәлегенә игътибар итегез.

6. Эшегез беткәннән соң салкынча су белән юынып алыгыз..

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев