Ишеттегезме? рубрикасы буенча яңалыклар
-
Тропик урман, диярсең...
«Түбән Камада нинди истәлекле урыннарны беләсез?» – дип сорасаң, күпләр Изге чишмәне, Җиңү монументын, сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәлне, шәһәр музеен атаячак. Бәлки, кемнәрдер «Корабельная роща» санаторий-профилакторие искә алыр. Ә бит, чыннан да, бу истәлекле урын: нәкъ менә шунда – шифаханә бинасында уникаль Кышкы бакча урнашкан. Ул Татарстанда бердәнбер һәм бөтен Россия буенча шундый уникаль тугыз бакчаның берсе.
-
27 октябрьдә Түбән Каманың кайбер йортларында кайнар суны сүндерү hәм җылытуны киметү көтелә
ЦТП-28дә ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле, Түбән Каманың 50 йортында кайнар су булмаячак. Шулай ук җылылыкны да киметеп торачаклар.
-
Түбән Камада күпме кеше яши?
Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Түбән Кама муниципаль районында 277 544 кеше яши, шуларның 145 247се – хатын-кызлар һәм 132 297се – ир-атлар. Әлеге мәгълүматлар Федераль дәүләт статистикасы хезмәте сайтында урнаштырылган.
-
Түбән Камада мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча рәсми сайт эшли башлады
Әлеге эшкә Түбән Кама волонтерлык үзәге кураторлык итә.
-
Түбән Кама татар драма театры Казахстанда узачак Халыкара фестивальдә катнашачак
1-7 ноябрьдә Туфан Миңнуллина исемендәге Түбән Кама татар драма театры Үзәк Азия илләренең VIII Халыкара фестивалендә катнашачак.
-
Түбән Камада Башкарма комитеты җитәкчесенең гадәттән тыш хәлләр, гражданнар оборонасы һәм террорчылыкка каршы эшчәнлек мәсьәләләре буенча яңа урынбасары билгеләнде
Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесенең гадәттән тыш хәлләр, гражданнар оборонасы һәм террорчылыкка каршы эшчәнлек мәсьәләләре буенча урынбасары итеп 32 яшьлек Артур Сәлахов билгеләнде.
-
Канализация коеларының капкачларын урлаганнар
Түбән Камада билгесез затлар бер көн эчендә сигез канализация коесының капкачын урлаган.
-
Түбән Камада яшүсмер кыз мәктәп тәрәзәсеннән егылып төшкән
10 октябрь көнне 9 нчы сыйныф укучысы 12 нче мәктәпнең өченче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән.
-
Түбән Кама шәһәр судында мина куелу турында хәбәр килү аркасында эвакуация булган
Дүшәмбе, 10 октябрь көнне Түбән Камада мина куелу турында хәбәр килү аркасында суд бинасында эвакуация булган.
-
Владимир Путин прокурорларның вәкаләтләрен киңәйтү турындагы законга кул куйды
Россия Федерациясе территориясендә прокурорларның гражданлык һәм арбитраж процессында вәкаләтләре киңәйтелде. Россия Президенты Владимир Путин мондый законга кул куйды.
-
Түбән Кама укучыларына татар халкы мәдәнияте турында китаплар бүләк иткәннәр
Түбән Камага татар милләтенең танылган шәхесләре, академиклары һәм фән профессорлары эшләгән уникаль китабының 5 мең нөсхәсен бүләк иткәннәр.
-
Түбән Кама йортларының берсендә яшәүчеләр сусыз калган
Түбән Каманың Тынычлык проспектындагы 107 нче йорт янында суүткәргеч торба тишелгән.
-
2023 елда Түбән Камада ике мәктәп һәм биш азык-төлек блогы төзекләндереләчәк
2023 елда федераль программа буенча Түбән Каманың 7 һәм 21 нче мәктәпләре төзекләндереләчәк. Биш мәктәптә азык-төлек блогы яңартылачак.
-
Түбән Камада мобилизацияләнгән ир-егетләрне озату вакытында «Батыр» янәшәсендә хәрәкәт чикләнәчәк
Пәнҗешәмбе, 29 сентябрь көнне, Түбән Камада икенче тапкыр мобилизацияләнгән ир-егетләрне хәрби хезмәткә озату була.
-
Түбән Кама прокуратурасы өлешчә мобилизация мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итә
Түбән Кама шәһәр прокуратурасы эш көннәрендә 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр хәрби комиссариатының чакырылыш пунктында мобилизацияләнергә тиешле гражданнарны кабул итә.