Түбән Камада күпме кеше яши?
Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Түбән Кама муниципаль районында 277 544 кеше яши, шуларның 145 247се – хатын-кызлар һәм 132 297се – ир-атлар. Әлеге мәгълүматлар Федераль дәүләт статистикасы хезмәте сайтында урнаштырылган.
Мәгълүматлар буенча, шәһәрдә 255 389 кеше яши, шуларның 134 334е – хатын-кызлар, 121 055е – ир-атлар. Районда – 22155 кеше яши, шуларның 11 242се – ирләр, ә 10 913е – хатын-кызлар.
Татарстанда, халык санын алу нәтиҗәләре буенча, барлыгы 4 004 809 кеше яши.
Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия халык санын алу узган елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр үткәрелде. Аны өч төрле ысул белән үтәргә була иде: гадәттәгечә, исәпкә алучы өйгә килгәндә, мөстәкыйль рәвештә Дәүләт хезмәтләре порталында яки исәпкә алу пунктында.
Түбәнкамалыларга 33 сорауга җавап бирергә кирәк иде. Шуларның 23е – социаль-демографик, тагын 10сы – торак шартларына кагылышлы.
Мондый масштаблы статистик тикшерү соңгы тапкыр 2010 елда үткәрелде. Ул чакта Түбән Кама муниципаль районының халык саны 272 023 кеше тәшкил иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев