Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Түбән Камада Башкарма комитеты җитәкчесенең гадәттән тыш хәлләр, гражданнар оборонасы һәм террорчылыкка каршы эшчәнлек мәсьәләләре буенча яңа урынбасары билгеләнде

Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесенең гадәттән тыш хәлләр, гражданнар оборонасы һәм террорчылыкка каршы эшчәнлек мәсьәләләре буенча урынбасары итеп 32 яшьлек Артур Сәлахов билгеләнде.

Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр мэры Рамиль Муллин хәбәр итте.

Артур Сәлахов 2013 елдан Түбән Кама муниципаль районы Советында эшли. Хезмәт юлын оештыру-кадрлар бүлегенең әйдәп баручы белгече буларак башлый.

2016 елда ул мобилизацион әзерлек бүлегенә күчерелә. 2021 елда бу бүлекне җитәкли.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев