Безгә язалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Балконны җылытмасалар да...
Коммунистлар вакытында минем 2 бүлмәле квартирымның мәйданы нибары 26 квадрат метр иде. 1990 елда приватизация ясагач, файдалы мәйданны гына түгел, хәтта балконны да кертеп, квартирымны 44,2 квадрат метрга әйләндерделәр. Балконның мәйданы - 6 квадрат метр. Квартирдан аермалы буларак, балконга җылылык радиаторы көйләнмәгән. Әнә шул 6 квадрат метрлы балкон өчен да...
-
Хатлар яздым утырып...
Ни өчен аерылышалар? Сәбәбе бик гади: үз-үзен генә яратучы, башкаларны санга сукмаучы яшь буын үсеп җитте. Кемдер әзерләп бирсен, ашатсын, эчертсен, матди таләпләрен үтәсен. Кыскасы, ялкау егетләр, эшлексез кызлар күбәйде. Балачактан бер эшкә дә тартылмаган бу яшьләр тормыш сынаулары алдында аптырап калалар, авырлыкны үз җилкәләрендә күтәрә алмый алар: әзергә-бәзер үстеләр...
-
Телебезне саклыйк
Бүгенге көндә татар теленә яңа куркыныч яный. Бу арада Федераль үзәктә рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыту концепциясе проекты төзелде. Бу концепция буенча балалар бакчаларында - тәрбия, милли мәктәпләрдә белем бирү бары тик рус телендә генә булырга тиеш. Рус теленнән башка телләр, имеш илнең иминлегенә куркыныч тудыра икән. Бугенге көндә...
-
30 еллык матур тарихыбыз бар...
Укытучы, мәктәп - бу ике сүз Күңелләрдә яши янәшә. "Укытучым",- диеп әйткән чакта, "Мәктәбем!"- дип, йөрәк эндәшә. Әйе, бу сүзләр һәркем өчен иң кадерле, иң мөкатдәс сүзләр булып кала. Кешенең тормышка карашы да мәктәп елларында формалаша, шуңа да һәркем аны якты хисләр белән искә ала, якын туганын күрергә теләгәндәй сагынып...
-
Һәрчак имин булсын йөрер юлларыбыз
Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе «ЮХИДИ чыршысы» исеме астында иҗади конкурс игълан иткәч, безнең 76нчы бакчада тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре бу эшкә бик теләп алынды. Тик ул шөгыльдә ясалачак чыршы уенчыклары гадәти булмады - балалар тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт кылдылар. Төсле кәгазь, кайчы, җилем, пумала һәм ак...
-
Халык авазы
*** Яңа ел якынлаша, Вахитов урамындагы чыршы мәйданчыгын әзерли башладылар да инде. Бәйрәм үзе күңелле булса да, шушы берничә көн өчен күпме чыршы-нарат агачларының башларына җитү генә кызганыч. Хәзер бит күпләр өйләрдә чын чыршыларны ясалмаларына алыштырдылар. Шәһәр мәйданчыкларында чын чыршы-нарат ботаклары урынына ясалмаларын куеп булмыймы икән ул? Болай эшләсәк, күпме...
-
Аксакалларны ташландык балалар борчый
Бүгенге көндә Россиядә дәүләткүләм хәлиткеч мәсьәләләр аз түгел. Ташландык балалар - шуның берсе һәм, мөгаен, иң мөһимедер. Үз канын, үз дәвамчысын, кирәксез бер чүп-чардай чүп контейнерына чыгарып ташлаучы хәшәрәт хатыннар бар икән, димәк кешелек җәмгыяте үз-үзен харап итү упкынына тәгәри башлаган... Аксакаллар, моның сәбәпләрен тикшерү өчен түгел, ә шул дөньяга...
-
Хатлар яздым утырып...
Афанаста өлкәннәрне кадерли беләләр Безнең Зур Афанас авылында өлкән яшьтәге кешеләргә кадер-хөрмәт зур. Моны аңлату өчен, бер-ике генә мисал китерәм. Беренчесе - һәммәбез икенче елга кадәр сагынып сөйләрлек Өлкәннәр көне. Ул бик күңелле булды. Башта клубта концерт карадык, аннары безне мәктәп ашханәсенә - мул табынлы мәҗлескә чакырдылар. Афанас авыл җирлеге...
-
Хатлар яздым утырып...
Чаган әрсезләнде Америка чаганының чүп үләнедәй үрчүенә эчем поша. Ул чаган, әрсез эт эчәгеседәй, авылларны, зиратларны, буш йорт ишегалларын, бакчаларын, эшкәртелмәгән басуларны һ.б. акрынлап биләп ала бара. Эшкәртелмәгән басуларга чыксаң, хәйран калып торасың, гүя, анда чаган орлыгын махсус чәчеп чыкканнар. Америка чаганы басып бетергән ташландык басу-кырлар бигрәк кызганыч. Көнкүрештә барыбызга...
-
Хатлар яздым утырып...
Әтине сагынганда... Беренче класста укыган чагында кырда башак җыюдан башланган иде дәүләткә хезмәтем. Гомерем эштә үтте. Унике яшьтән болынга аш пешерергә чыктым, миңа бер ярдәмче билгеләделәр. Бер ай буе болында утыз биш кешегә ашарга әзерләдек. Шуннан соң ындырга весовщик итеп куйдылар. Сугыш чорында без, Әгерҗе районы Уразай авылының мәктәп балалары,...
-
Хатлар яздым утырып...
Бакча газаплары 90нчы елларда шәһәр халкына, шәхси милек итеп, бакча участоклары бирелде. Авылдан килеп шәһәрләшкән кешеләр - химкомбинат, шин берләшмәсе хезмәткәрләре үз участокларында җиң сызганып, чирәм җирләрне үзләштерергә тотынды. Урман-күлләргә бай булган «Березвоая грива» җирлегендә! Химкомбинатта эшләүчеләр өчен зур автобуслар бирелеп, билгеле бер вакытта шәһәрдән китеп, кич белән алып кайта...
-
Хатлар яздым утырып...
Борынгы Болгарга бардык Татарстаныбыз тарихи- мәдәни мираска бик бай. Шулар арасында иң борынгысы булып Идел -Чулман буенда урнашкан Бөек Болгар санала. Болгар - Татар цивилизациясенең һәйкәлен бик күрәсе килә иде. Андый бәхет безгә дә елмайды. Әле күптән түгел генә без 1нче ПАТП автобусында (йөртүчесе Рамил Абзалов) Борынгы Болгар шәһәренә юлга...
-
Рус балалары да татарча сөйләште
Без, аксакаллар, бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, балалар бакчаларында уздырылган кичәләрдә катнаштык. Мин үзем, 87нче һәм 88 нче бакчалардагы рус төркемендә тәрбияләнүче балалар өчен саф татар телендә оештырылган кичәләрдә булдым. 87нче бакчада, Габдулла Тукай иҗаты аша рус балаларына татар телен өйрәтү максатыннан, «Тылсымлы әкиятләр»...
-
Хатлар яздым утырып...
Кем ачуын алгандыр Күп функцияле үзәккә документ тапшырырга барган идек. Анда эшләүчеләрнең үзәккә үтенеч белән килүче халыкка мөнәсәбәте төрле булганына сәерсенеп кайттык. Ул үзәк хезмәткәрләренә эш хакы җирле бюджеттан түләнәме икән? Юктыр, мөгаен. Әгәр җирле бюджеттан булса, үзләренә үтенеч белән килүчеләргә төрле караш булмас иде. Үзәк кичке сәгать 7гә кадәр...
-
Чаңгы шуып уздырыйк
Гадәттә, кешеләр язны яраталар, җәйне мактыйлар, көзне көтәләр (чөнки көз ел буе куйган хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрсәтә), ә озын салкын кыш турында, ничек булса да уздырырга инде", дип әйтәләр. Минемчә, ничек булса да уздырырга түгел, ә кышның бөтен матурлыгын күңелең белән тоеп һәм аннан җан рәхәте алып калырга кирәк. Бу, бигрәк...