Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Халык авазы

*** Яңа ел якынлаша, Вахитов урамындагы чыршы мәйданчыгын әзерли башладылар да инде. Бәйрәм үзе күңелле булса да, шушы берничә көн өчен күпме чыршы-нарат агачларының башларына җитү генә кызганыч. Хәзер бит күпләр өйләрдә чын чыршыларны ясалмаларына алыштырдылар. Шәһәр мәйданчыкларында чын чыршы-нарат ботаклары урынына ясалмаларын куеп булмыймы икән ул? Болай эшләсәк, күпме...

***
Яңа ел якынлаша, Вахитов урамындагы чыршы мәйданчыгын әзерли башладылар да инде. Бәйрәм үзе күңелле булса да, шушы берничә көн өчен күпме чыршы-нарат агачларының башларына җитү генә кызганыч. Хәзер бит күпләр өйләрдә чын чыршыларны ясалмаларына алыштырдылар. Шәһәр мәйданчыкларында чын чыршы-нарат ботаклары урынына ясалмаларын куеп булмыймы икән ул? Болай эшләсәк, күпме агач исән калып, безгә рәхмәт әйтеп утырыр иде.
Гөлүсә Тимершина.
***
Шәһәрдәге әле күптән түгел генә ачылган кибетләрнең берсеннән арба-арба әйбер ташыган кешеләрне күргәч, кызыксынып мин дә кердем. Дөрес, бәяләр чагыштырмача арзан. Бер кергәч, ашамлык та, йорт кирәк яраклары да, көнкүреш химиясе товарларын да алырга була. Рәт араларында товар карап йөргәндә, күзем бәясе 25 сум дип язылган сыер ите тушенкасына төште. Гадәттә тушенканың иң арзаны 100 сум чамасы була. Бәлки эченә су тутырганнардыр дип, селкетеп карыйм, чупылдаган тавыш ишетелми. Карале, дим үз-үземә, сыер итенең килосы 300 сум торганда, бу консерваның эчендә нәрсә икән? Мәзәк өчен генә дип, алдым мин бу тушенканы.Тик, өйгә кайтып ача башлауга, чыдап булмаслык сасы ис чыкты. Консервада чәнти бармак башы кадәр генә 4-5 кисәк ит. Аз булуы бер проблема, ләкин алары да ашарлык түгел. Әллә көнгерә, әллә буйвол ите шунда. Тик сыер ите түгел, монысы тәгаен. Әрәм булмасын инде дип, урам песиләренә биргән идем, тик алар да ашарга теләмичә, китеп бардылар. Менә шулай, мин эчендә нәрсә икәнен белер өчен кызыксынып алдым, минем кебек бәясенә кызыгучы җүләрләр тагын бардыр әле. 25 сум акча күп тә түгел кебек, ә җитештерүче кесәсенә тамчылап булса да, күл җыела.
Фәридә Сафиуллина.
Редакциядән. Үзегезне шатландырган яки борчыган хәлләр турында «Туган як» газетасы телефонына (43-22-94) шалтыратыгыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X