Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

30 еллык матур тарихыбыз бар...

Укытучы, мәктәп - бу ике сүз Күңелләрдә яши янәшә. "Укытучым",- диеп әйткән чакта, "Мәктәбем!"- дип, йөрәк эндәшә. Әйе, бу сүзләр һәркем өчен иң кадерле, иң мөкатдәс сүзләр булып кала. Кешенең тормышка карашы да мәктәп елларында формалаша, шуңа да һәркем аны якты хисләр белән искә ала, якын туганын күрергә теләгәндәй сагынып...

Укытучы, мәктәп - бу ике сүз

Күңелләрдә яши янәшә.

"Укытучым",- диеп әйткән чакта,

"Мәктәбем!"- дип, йөрәк эндәшә.

 

Әйе, бу сүзләр һәркем өчен иң кадерле, иң мөкатдәс сүзләр булып кала. Кешенең тормышка карашы да мәктәп елларында формалаша, шуңа да һәркем аны якты хисләр белән искә ала, якын туганын күрергә теләгәндәй сагынып кайта.

18 нче декабрь көнне Кама Аланы бистәсенең "Чулман-Су" кинотеатрында 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең көтелгән кунаклары - укучылары, дуслары, хезмәткәрләре, мөхтәрәм шәхесләре 30 еллык юбилей тантанасына җыелды. Заманча бизәлгән зал халык белән шыгрым тулы, алма төшәрлек тә урын юк иде.

Бәйрәмне мәктәп директоры Фәнис Нуретдин улы Мостафин ачып җибәрде, ул килгән кунакларны бу олы юбилей белән котлады. Мәктәп тормышының укучылардан, ата-аналардан, укытучылардан, шәфкатьле иганәчеләрдән, җитәкчеләрдән башка гөрләп торалмавын ассызыклады. Педагоглар коллективы исеменнән мәктәпкә капиталь төзекләндерү ясарга булышкан Татарстан хөкүмәте җитәкчеләренә, төрле мәсьәләләрдә олы ярдәм күрсәткән халык депутаты Р.И.Вәлиевкә, Кама Аланы муниципаль җирлеге башлыгы А.А.Павловка рәхмәтләрен белдерде.

Кама Аланы муниципаль җирлеге башлыгы А.А.Павлов килгән кунакларны мәктәпнең уңышлары, коллектив алдында торган бурычлар белән таныштырды. Ул озак еллар дәвамында балаларга тәрбия һәм белем бирүдә үзләреннән зур өлеш керткән педагогларга, мәктәпне тәртиптә тоткан хезмәткәрләргә төрле дәрәҗәдәге Мактау хатлары тапшырды.

Чыгыш ясаган һәркем педагогларга, ветеран укытучыларга, дөньяның төрле почмакларында яшәүче элекке укучыларга, укытучыларга карата мактау һәм рәхмәт хисләрен җиткерде.

Әлбәттә, бүген мәктәп гөрләп торсын өчен, аның бар яктан да мактанырлык укучылары булырга тиеш. Ә 1 нче мәктәп коллективының бүген мактанырлыгы бар. Укучылар, укытучылар төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә, олимпиадаларда, спорт ярышларында катнашып, мәктәп, район, республика данын яклыйлар, тарих битләрендә данлы исемнәрен калдыралар. Юбилей тантанасында боларның һәммәсе турында зур горурлык хисләре белән искә алдылар.

Тантананы алып баручылар мәктәпнең барлыкка килүеннән алып бүгенге көнгә кадәр булган тарихы белән таныштырганда, экранда АЭС төзелеше елларын хәтерләткән кадрлар алмашынып торды. Мәктәп бүген зур үзгәрешләр кичерә: капиталь төзекләндерү нәтиҗәсендә, тәрәзәләр, ишекләр, җылыткычлар, яктырткыч лампалар алыштырылды, бассейн яңадан сафка басты, бу көннәрдә Актлар залын яңарту, коридорларны буяу эшләре башланып китте. Болар һәммәсе коллектив алдына яңа максатлар һәм бурычлар да йөкли: тагын да тырышып эшләү, тәрбия эшләрен җанландыру, укучыларны тирән белемле итү, яңадан-яңа уңышларга ирешү мөһим. Укытучылар моңа һәрвакыттагыча әзер, 1нче мәктәптә вакыт белән хисаплашып тормаучы, ярдәмчел, иҗади эшләргә омтылып торучы тотрыклы коллектив эшли. Педагоглар һәртөрле бәйгеләрдә катнашып, үзләренең һөнәри дәрәҗәләрен күрсәтәләр, бу юбилей кичәсендә дә аларның җыр - моңга булган осталыкларын күреп, күпләр соклану хисләре кичерде, үзләренең укытучылары белән горурланып утырды. Тантанага килгән олы кунаклар да, бистә халкы да, укучыларның һәм укытучыларның һәр чыгышын алкышларга күмеп, яратып каршылады.

Тантанага Казаннан махсус кайткан Бакировлар турында аерым әйтми мөмкин түгел. 1984-1990 нчы елларда директор булып эшләгән Альберт Сәйфулла улы белән абыйсыннан соң мәктәпне үз кулына алган Тәлгать Сәйфулла улы инде безнең арабызда юк, алар бакыйлыкка күчтеләр. Тик олы җанлы ике ир туганнары - Рөстәм һәм Равил Бакировлар, аларның балалары, туганнарының хакларын зурлап, шушы тантанага кунак булып килгәннәр. Бу гаилә үзләренең юбилейдагы чыгышлары белән халыкка олы әхлакый тәрбия үрнәге күрсәтте. Бары тик чын туганнар гына халык алдында берсен-берсе шулай олылый, мактый беләдер! Афәрин, сезгә, хөрмәтле Бакировлар!

Коллектив бу тантанага бик зурлап, ныклап, җентекләп әзерләнгән, һәр чыгыш җыр, бию шигъри юллар белән үрелеп барды! Әлбәттә, тантананың шулай бер тында, күңелле итеп узуында кинотеатр җитәкчелегенең, аның хезмәткәрләренең, "Калейдоскоп" бию коллективының һәм аның җитәкчесе Н.А. Кочурованың киңәшләре, булышлыгы зур ярдәм итте. Мәктәп коллективы бу тантананы уздыруга ярдәм иткән һәркемгә олы рәхмәт хисләрен юллый.

Юбилей тантанасы тәмам. Ә шулай да тормыш дәвам итә, хәзер алга карап, ныклы адымнар белән, алда торган максатларны тормышка ашыру өчен, мәктәп үзенең гадәти эшенә чумды.

 

Г.Ш.Гәрәева, милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары,

Г.И.Габделхакова, татар теле укытучылары методик берләшмәсе җитәкчесе.

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев