Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Һәрчак имин булсын йөрер юлларыбыз

Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе «ЮХИДИ чыршысы» исеме астында иҗади конкурс игълан иткәч, безнең 76нчы бакчада тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре бу эшкә бик теләп алынды. Тик ул шөгыльдә ясалачак чыршы уенчыклары гадәти булмады - балалар тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт кылдылар. Төсле кәгазь, кайчы, җилем, пумала һәм ак...

Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе «ЮХИДИ чыршысы» исеме астында иҗади конкурс игълан иткәч, безнең 76нчы бакчада тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре бу эшкә бик теләп алынды.
Тик ул шөгыльдә ясалачак чыршы уенчыклары гадәти булмады -
балалар тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт кылдылар. Төсле кәгазь, кайчы, җилем, пумала һәм ак кәгазь битләреннән көндәлек тылсымлы дөнья туды. Эш барышында балалар юл билгеләрен ныгыттылар һәм аларга туры килгән табышмак, шигырь юлларын искә төшерделәр.
ГАИ тарафыннан оештырылган «ЮХИДИ чыршысы» конкурсы нәтиҗәләрен дә, тиздән җиребезгә аяк басачак яңа 2016 ел һәм Кыш бабайлы, Кар кызлы Чыршы бәйрәме кебек үк, зур түземсезлек белән көтә бакча балалары. Бәлки, чыннан да, тырышлыгыбыз бушка китмәс, конкурс безгә шатлык бүләк итәр. Хәер, әгәр балаларыбыз ул конкурска әзерлек барышында юлда йөрү кагыйдәләрен хәтерләренә сеңдереп калганнар һәм һәрчак аларны үтиләр икән, шул үзе үк зур бүләк түгелме?!
Бу уңайдан, хөрмәтле әти-әниләргә дә сүзебез бар: бала урамда йөрү тәртибенә, әдәбенә сезнең үрнәктә өйрәнә. Алар язмышы - сезнең кулда.
Рәзидә ЗАКИРОВА,
76нчы балалар бакчасы тәрбиячесе.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев