Авыл сулышы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Үлгәннәрнең каберен бел...
Безнең Югары Чалы авылының ел саен күмәк көч белән, 1 майда үткәрелә торган чарасы бар. Нәкъ шул көнне авылдашлар өмәгә җыелып, ата-бабайлар, туганнар яткан зиратны чистарталар. Чыгышлары белән безнең авылдан булып, хәзерге көндә Түбән Кама шәһәрендә яшәүче якташларыбыз да ел саен шушы өмәгә турылап кайталар. Быел да ир-егетләр - олысыннан...
-
Язның бер көне ел туйдыра
Авыл эшчәннәре алдында сабан ашлыгы чәчүне алдагы 10 эш көнендә тәмамлау бурычы тора икән. Бу хакта муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред НИГЪМӘТҖАНОВ «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә җитәкчеләр алдында ясаган чыгышында әйтте. Быел язның иртә килүенә бәйле рәвештә, районыбыз басуларында язгы кыр эшләре 11 апрельдә үк башланды. Беренчеләрдән булып, кырга...
-
Мәдәният йорты матурлана
Татарстан дәүләт советы депутаты, якташыбыз Разил Вәлиев шушы көннәрдә безнең Югары Чаллы авылына килеп, ремонт уздырып яңартылган мәдәният йортыбызны карап, мөһим тәкъдимнәрен җиткерде. Авылыбызда 1974 елда ук төзелгән мәдәният йортының яңарып матурланганын күреп күңел сөенә. Узган елның октябрендә мәдәният йортының түбәсен ябу белән башланып киткән зур эш инде төгәлләнү алдында....
-
Бергә чыгып эшләгәч, нәтиҗәсе дә күренә
Чисталык икеайлыгын безнең Кызыл Чапчак авыл җирлегендәге оешма һ.б. хезмәткәрләре дә хуплап каршы алдылар - 20 апрельдә зур өмә уздырылды. Ул көнне оештырылган өмәгә Югары Чаллы урта мәктәбе, коррекция мәктәбе, мәдәният йорты һәм, шулай ук, балалар бакчасы хезмәткәрләре чыкты. Алар, «Бергә эшлибез» девизы астында, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган...
-
Чисталык авылда да кирәк
Хәзерге вакытта Татарстанда, шул исәптән безнең Түбән Камада, санитария-экология икейлыгы бара. Бу мөһим чара шәһәр халкына гына түгел, авыл җирендә яшәү-челәргә дә кагыла. Яз җиткәч, терлекчелек фермаларында эшләүчеләрнең мәшәкатьләре артты. Кар астыннан чыккан чүп-чарны, тиресне, азык калдыкларын яхшылап җыештырырга кирәк. Мал базла- ры, биотермик чокырлар аеруча зур игътибар сорый, аларга...
-
Язгы чәчү якынлаша
Районыбыз хуҗалыклары-ның язгы кыр эшләренә әзер-леген тикшерү өчен, республика комиссиясе килде. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек начальнигы Ришат Булатов җитәкчелегендәге комиссия, иң элек, «Нефтехимагропром»ның Прости филиалын карады. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мөнир Миңнуллин һәм «Нижнекамскнефтехим»ның авыл хуҗалыгы департаменты директоры Әнәс Миңнәхмәтов язгы кыр эшләренә әзерлек,...
-
Тиешенчә хезмәт хакы түләсәң, сыер савучы да, механизатор да булыр
Бүгенге көндә безнең муниципаль районның агропромышленность комплексында эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 16 мең 800 сум тәшкил итә икән. Моннан тыш, бу елдан башлап, яшь белгечләргә һәм югары уку йортын тәмамлап кайтучыларга бюджеттан бер мәртәбә 200 мең сум акча биреләчәк. Шулай ук, бу тармакның иң яхшы белгечләренә 100әр мең сум...
-
Фермерларсыз булмый
Узган атнада Түбән Камада районыбыз фермер-ларының 2015 елдагы эшләренә йомгак ясау җыелышы булды. Алар белән очрашуда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мөнир Миңнуллин һ.б. катнашты . Бүген районыбызның агропромышленность комплексын биш зур авыл хуҗалыгы берләшмәсе һәм сиксәннән артык крестьян-фермер хуҗалыгы...
-
«Авыл хуҗабикәсе- 2015»
Иске Чишмә авылы мәдәният йортында район беренчелегенә үткәрелгән «Авыл хуҗабикәсе - 2015» конкурсының финал өлеше узды. Анда районыбызның унбиш авыл җирлегеннән җыелган хатын-кызлар уңганлыкта ярышты. Бу конкурс, менә дүртенче елын инде, муниципаль район башлыгы урынбасары, «Женщины Нижнекамска» җәмәгать оешмасы рәисе Эльвира Долотказина җитәкчелегендә оештырыла. Катнашучылар өчен нинди генә ярышлар юк:...
-
Җир кешесе көннең кадерен белеп эшли
Түбән Кама районы кырларында бөртеклеләрне урып-җыю төгәлләнде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мөнир Миңнуллин әйтүенчә, һәр гектардан уртача 22 центнер уңыш алынган. Шунысы сөенечле, барлыгы 51 мең тоннадан артык икмәк бернинди югалтуларсыз җыеп алынган. Монда, әлбәттә, җир кешесенең үз тырышлыгы белән бергә, көннәрнең коры, кояшлы торуының да файдасы булды....
-
Шәһәрдәгедән ким түгел!
Узган шимбә районыбызның Ташлык һәм Шәңгәлче авылларында яшәүчеләр өчен икеләтә истәлекле булды. Ташлыкта «Таңсылу» дип исемләнгән балалар бакчасы ачылды. 50 балага исәпләнгән бу бакчаны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин һәм Татарстан дәүләт советы депутаты, шушы авылда туып-үскән Разил Вәлиев катнаштылар. «Таңсылу»да зур музыка залы, уен бүлмәләре...
-
Эшкә биреп чын күңел
Түбән Кама районының 50 еллык юбилее шаулап-гөрләп узса да, ул - ел буе дәвам итә торган зур вакыйга. Гомеремнең 48 елы авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагы белән бәйле кеше буларак, шул чор алдынгыларын исемләп язып үтәргә булдым. Чөнки легендар Габделхак Шакиров җитәкчелегендәге «Түбән Кама» совхозының хуҗалык-миллионер исемен яулавы - уртак тырышлык,...
-
Терлекчелектә эшләр ничек
Терлекчеләр, ел дәвамында һава шартларының нинди булуына карамастан, халкыбыз табынында яңа сауган сөт урын алсын өчен тырышалар. Район буенча бүгенге көндә һәр сыердан уртача 14,5кг. сөт савып алына. Бу күрсәткеч «Прикамский»да - 15,4 кг, «Кармалы» агрофирмасында - 14,8 кг, «Нефтехимагропром»да - 14,7 кг, ә «Бәхетле-Агро»да - 14,1 кг. Шулай ук,...
-
Карамыйча эссесенә, кояшына
2010 елгы корылык кебек үк булмаса да, Волгоград, Оренбург, Самара төбәкләре белән беррәттән, Татарстанда да яңгырсыз эссе көннәр тора. Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы белгече П.Чекмарев та хәзерге вакытта, корылыкка бәйле рәвештә, әлеге төбәкләрдә хәлнең катлаулы булуын белдергән һәм, шул ук вакытта, нинди дә булса нәтиҗә ясау өчен иртәрәк икәнен дә...
-
Эшләре күп
Түбән Кама терлекчеләре мал-туарны исән-имин кышлатып чыгарганнар. Язгы кыр эшләре дә тиешле вакытта башкарылып, минераль ашлама да кайтартылган. Болар хакында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред НИГЪМӘТҖАНОВ сөйләде. Терлекчелектә Бу елның 1 маена районыбыз хуҗалыкларындагы мөгезле эре терлекләр 13 мең 700 баш булган. Бу, узган елның шул чоры белән...