Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Урып-җыюга әзер!

Игеннәрне урып-җыюга әзерлек дәрәҗә-сен тикшерү өчен, районыбызга республика комиссиясе килде. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, агрохолдинглар вәкилләре һ.б. кергән әлеге комиссия ашлык комбайннарының, башка авыл хуҗалыгы техникасының, транспорт чараларының, ашлык складларының, киптергечләрнең, ашлык чистарту машиналары-ның техник торышын карый. Комиссия безнең райондагы эшен «Нефтехим-агропром» җәмгыятеннән башлады. Биредә барлык төр...

Игеннәрне урып-җыюга әзерлек дәрәҗә-сен тикшерү өчен, районыбызга республика комиссиясе килде. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, агрохолдинглар вәкилләре һ.б. кергән әлеге комиссия ашлык комбайннарының, башка авыл хуҗалыгы техникасының, транспорт чараларының, ашлык складларының, киптергечләрнең, ашлык чистарту машиналары-ның техник торышын карый.
Комиссия безнең райондагы эшен «Нефтехим-агропром» җәмгыятеннән башлады. Биредә барлык төр техниканың тулы «сугышчан» әзерлектә булуын, һәркайсына яхшы әзерлекле механизаторлар беркетелгәнен күреп, тикшерүчеләр канәгать калды. Әйтик, «Нефтехимагропром»ның иң яхшы комбайнчыларыннан берсе Зөлфәт Лотфуллин өчен бу ел урагы юбилейлы - 25нче мәртәбә иген басуына чыгачак икән.
- Әтием Минфаяз заманында Ташлык авылының мактаулы комбайнчысы иде, абыйларым да игенчеләр булды. Мин дә үзебезнең гаилә традициясен лаеклы дәвам итәргә тырышам. Без бит авыл егетләре, ил өчен икмәк үстерү безнең бурыч, -ди Зөлфәт.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: «Нефте-химагропром»ның үсте-релгән уңышны урып-җыюга яхшы әзерлектә булуында «Нижне-
камскнефтехим» акционерлык җәмгыятенең авыл хуҗалыгы департаменты директоры Әнәс Миңнәхмәтовның роле зур, аның оештыру сәләте районда яхшы билгеле.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов раславынча, «Нефте-химагропром»да гына түгел, район буенча да уракка әзерлек тиешле дәрәҗәдә. Барлыгы 26710 гектар мәйданда бөртеклеләрне (аның 7118 гектары - уҗым, ә 19592 гектары - язгы культуралар) мөмкин кадәр кыска срокта һәм югалтуларсыз җыеп алу бурычы тора. Кырларда 54 ашлык комбайны эшләячәк.
- Язгы культураларның уңышы узган елгыдан югары булачак. Уҗымга да өмет зур, яңгырларның файдасы тиде. Һава шартлары уңай булса, бөртекле һәм техник культуралар уңышын 1 сентябрьгә кадәр тулысынча җыеп алырга ышаныч бар, - ди Альфред Нигъмәтҗанов.
Виктор Шадрин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев