Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Үлгәннәрнең каберен бел...

Безнең Югары Чалы авылының ел саен күмәк көч белән, 1 майда үткәрелә торган чарасы бар. Нәкъ шул көнне авылдашлар өмәгә җыелып, ата-бабайлар, туганнар яткан зиратны чистарталар. Чыгышлары белән безнең авылдан булып, хәзерге көндә Түбән Кама шәһәрендә яшәүче якташларыбыз да ел саен шушы өмәгә турылап кайталар. Быел да ир-егетләр - олысыннан...

Безнең Югары Чалы авылының ел саен күмәк көч белән, 1 майда үткәрелә торган чарасы бар. Нәкъ шул көнне авылдашлар өмәгә җыелып, ата-бабайлар, туганнар яткан зиратны чистарталар. Чыгышлары белән безнең авылдан булып, хәзерге көндә Түбән Кама шәһәрендә яшәүче якташларыбыз да ел саен шушы өмәгә турылап кайталар.
Быел да ир-егетләр - олысыннан алып кечесенә кадәр барысы да ул көнне зиратта эшләде. Алар бер-гәләшеп кипкән үлән-нәрне җыйдылар, корыган-сынган агачларны кистеләр. Зират матурланып, ямьләнеп калды.
Өлкән агайларның киңәше белән, быел 9 майда иске зират та тәртипкә китерелде. Иске зират авылдан шактый читтә урнашкан. 1921 елгы ачлык вакытында кешеләр бик күпләп үлгән. Ачлыктан хәлсезләнгән халыкның ерактагы зиратка көн саен мәет озатырлык хәле булмаган... Әнә шул елларда яңа зират эшли башлаган. Иске зиратны чистартырга җыелган авылдашлар арасында Мәскәүдән, Казаннан туган авылына кайткан Илшат Сәйфетдинов, Расим Нәфыйков та бар иде. Ерактан кунакка гына кайттык дип тормаганнар, өмәдә катнашырга вакыт тапканнар. Ир-егетләр бергәләп иске каеннарны кистеләр, чытырманлык булып үскән сәрби куакларын төпләделәр.
Саваплы эшкә катнашучыларны үзенә җыйган бу өмәләр Кызыл Чапчак авыл җирлеге хал-кының бердәмлеген, авылыбызны яратуын һәм үлгәннәрнең - каберен, исәннәрнең кадерен белеп яшәвен күрсәтә.
Бәгъдәнур ИЛДАРХАНОВ,
Кызыл Чапчак авыл жирлеге башлыгы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев