Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Җир кешесе көннең кадерен белеп эшли

Түбән Кама районы кырларында бөртеклеләрне урып-җыю төгәлләнде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мөнир Миңнуллин әйтүенчә, һәр гектардан уртача 22 центнер уңыш алынган. Шунысы сөенечле, барлыгы 51 мең тоннадан артык икмәк бернинди югалтуларсыз җыеп алынган. Монда, әлбәттә, җир кешесенең үз тырышлыгы белән бергә, көннәрнең коры, кояшлы торуының да файдасы булды....

Түбән Кама районы кырларында бөртеклеләрне урып-җыю төгәлләнде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мөнир Миңнуллин әйтүенчә, һәр гектардан уртача 22 центнер уңыш алынган. Шунысы сөенечле, барлыгы 51 мең тоннадан артык икмәк бернинди югалтуларсыз җыеп алынган. Монда, әлбәттә, җир кешесенең үз тырышлыгы белән бергә, көннәрнең коры, кояшлы торуының да файдасы булды.

Шулай ук, бәрәңге җыю да тәмамлану алдында. Барлыгы 257 гектарда бәрәңге утыртылган булса, бүгенге көндә 248 гектар җирдә уңыш җыеп алынган инде. Уртача уңыш - гектарыннан 272 центнер. Калган яшелчәне дә җыю төгәлләнеп килә (анысы инде 60 гектарда җыелган).

Хәзерге вакытта "Түбән Кама" агрофирмасы кырларында шикәр чөгендерен алу дәвам итә. Башкарылган эшләр - 57 процент, аның гектарыннан уртача 320 центнер уңыш чыга.

Кышка терлек азыгы әзерләү эшләре дә дәвам итә. Бер баш шартлы терлеккә 23,3 центнер азык берәмлеге әзерләп куелган. Аерым алганда, печән - 23 мең тонна, сенаж - 52 мең тонна, силос - 20 мең тонна. Силос салу дәвам итә, кукурузны да силоска салалар.

Туңга сөрү буенча да шактый эшләнелгән. Ниятләнгәннең 88 проценты, ягъни 31 мең гектар җир сөрелгән инде.

Җәйләүдәге маллар кышкы торакларына кайтартылган. Бер сыерга көнлек уртача савым 13,6 килограмм тәшкил итә. Бу тәүлегенә 73,5 тонна сөт савып алына дигән сүз.

Илһамия ГАФФАРОВА.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев