23 март 2018 яңалыклары
-
«Бөтен нәрсәдән мәхрүм итте ...»
Быел 9 гыйнварда Алмаш лагеренда чаңгыда йөргән Гөлшат Котенкованы вәхшиләрчә үтергән Даниил Котенев төрмәдә үзенә кул салган. Шәһәрдә аңа үлем теләмәгән кеше калмагандыр, әмма бу хәбәр бераз көтелмәгәнрәк булды. Гөлшатның әнисе Тәнзилә апага шалтыраттым. Очрашуга каршы килмәде: «Иркенләп сөйләшеп утырырбыз», - диде. Ире Илфир авылга кайтып киткән иде, кызганыч, аның...
-
Котлау
Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать эшлеклеләре һәм шул тармак ветераннары! Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез - Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Сезнең һөнәри бәйрәмегезнең яз көнендә булуы очраклы түгелдер, дип уйлыйм. Яз бөтен тирәлекне ямьләндергән кебек, мәдәният та кешене рухландыра, анда яхшы сыйфатлар һәм иҗади сәләт уята. Башкалар ял иткәндә, сез...
-
Яңалыклар
Дәрәҗәле бүләк Россия Президенты Владимир Путин Марта Зәйнуллинага I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» медале тапшырды. Шушы көннәрдә Россия Паралимпия җыелма командасы Көньяк Кореядан кайтты. Медальләр саны буенча ул икенче урын алган. 24 медальдән сигезе - алтын, унысы - көмеш һәм алтысы - бронза. «Паралимпия уеннары яхшы тәэсир калдырды. Кореяда...
-
Йөрәге белән җырлый ул
«Җырламыйча яши алмыйм. Җырлар шатландыра да, елата да, әллә кайларга алып китә. Шул вакытта үземә ничә яшь булганын да онытам», - ди «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле җырчысы Мария Савельева (фотода). 16 ел дәвамында коллективның аерылгысыз әгъзасы булган бу түтигә 25 мартта 75 яшь тула. Мария Павловна Түбән Кама районының...
-
Аның турында яратып сөйлиләр
Олы Аты авылында зур хөрмәткә лаек булган кешеләр санап бетергесез. Шуларның берсе - Мария Дмитриевна Морозова. Марҗук әби (авыл халкы аңа яратып шулай дәшә) 1925 елның 5 февралендә Дмитрий һәм Феодосия гаиләсендә дөньяга килгән. - Мин бик авыр яшәдем, кызым, - дип башлады ул сүзен. - Без ун бала идек,...
-
Табиблар балык тотты
Шушы көннәрдә балык тоту буенча ярышлар узды. Шәһәрдән ераграк булган аулак урында үзләрен сынап карарга дип, хирурглар, стоматологлар, кардиологлар, балалар дәваханәсе табиблары, «Чулпан-Мед» хезмәткәрләре - барлыгы 20 кеше килде. Бу юлы командаларга бүлешеп тормадылар. Һәр кеше үзе өчен ярышты. Беренче балыкны бала табу йорты мөдире Рөстәм Галиев каптырды. Ә иң...
-
Бер очрашу – үзе бер гомер
Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә якташыбыз, халык шагыйре, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре иясе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы Дүләт Советы депутаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнең түбәнкамалылар белән очрашу кичәсе булды. «Туган ягымда...» дип аталган әлеге очрашуга шәһәребез китапханәчеләре, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, «Кама...
-
Хөрмәткә лаек табиб
Зөлфия Дон кызы Хәйретдинованың (фотода) язмышы балалар сәламәтлеге белән бәйле. Ул Түбән Кама балалар дәваханәсендә 28 ел педиатр булып эшли. Аның участогы шәһәрдә иң яхшылар исемлегендә. «Үз эшеңне яратырга кирәк, шул вакытта гына ул канәгатьлек китерәчәк», - дип саный белгеч. Ул үз эшендә яңа медицина технологияләре куллана. Еш авыручы һәм...
-
«Организмны тоя белергә кирәк»
Табиблар әйтүенчә, Түбән Камада ел саен якынча 600 хатын-кызга аналык миомасы диагнозы куела. Бу гинекология авыруы еш кына төрле тайпылышларга китерергә мөмкин. Кайчак ул бары тик операция ясап кына дәвалана. Авыруның беренче билгеләре, дәвалау ысуллары турында үзәк дәваханәнең 2нче гинекология бүлеге мөдире Эльмира Магомедова белән сөйләштек. Миоманың барлыкка килү сәбәпләре...
-
МИЛЛИ ХӘЯТ
«Көйле, моңлы татар җыры» бәйгесенең йомгаклау өлеше якынлаша. Түбән Кама Татар конгрессының мәгариф идарәсе белән берлектә башлап җибәргән проекты быел да И.Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр сараенда гала-концерт белән йомгакланачак. Конкурска әзерлек сентябрьдә башланды, ә гыйнвар һәм февраль айларында хор, ансамбль коллективлары мәктәпләрдә көч сынашты. Җыр башкару осталыгы дүрт баскычта...
-
Кыргый эттән зыян күргән
11 яшьлек Богдан дусты белән урамда ике этнең мәче баласын кууларын күргәннәр. Малайлар ярдәмгә ашыккан. Богдан этне читкә куган, ә дусты мәчене кулына алган. Шунда ярсыган эт малайның аягына ябышкан. Баланы шул тирәдән узучы кешеләр коткарган. Аны мәктәпкә алып кергәннәр һәм «Ашыгыч ярдәм» чакыртканнар. Аягында - 6 җәрәхәт, барысы да...
-
Барыбер тотылган
Түбән Кама полиция хезмәткәрләре урлауда гаепләнүчене кулга алганнар. Быел гыйнвар-март айларында эчке эшләр идарәсенең дежур частена автомобиль хуҗаларыннан тугыз гариза бирелгән: билгесез кеше промышленность предприятиеләре янында куйган машиналар тәрәзәләрен ватып, салоннан видеорегистраторлар һәм антирадарлар урлаган. Эзләү нәтиҗәсендә, 28 яшьлек түбәнкамалы кулга алынган. Ир урланган әйберләрне комиссион кибетләргә илтеп биргән. Барлык...
-
Ышанмый кая барасың...
Мәмдәлия, ирең балыкка йөрергә яратамы? Аңлашылды: балык ашарга булдыра, йөрергә яратмый. Ир кеше балыкта булганда, хатын-кыз ял итә ул. Яшьрәк чагында янымнан беркая җибәрмичә җүләр булганымны хәзер генә аңладым. Мәмдәлия, ул балыкка чыгып китсә, җаным ни тели, шуны эшлим. Беренчедән, ял көннәрендә мужикка нәрсә ашатасы дип баш ватасы юк, икенчедән,...