Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Хөрмәткә лаек табиб

Зөлфия Дон кызы Хәйретдинованың (фотода) язмышы балалар сәламәтлеге белән бәйле. Ул Түбән Кама балалар дәваханәсендә 28 ел педиатр булып эшли. Аның участогы шәһәрдә иң яхшылар исемлегендә. «Үз эшеңне яратырга кирәк, шул вакытта гына ул канәгатьлек китерәчәк», - дип саный белгеч. Ул үз эшендә яңа медицина технологияләре куллана. Еш авыручы һәм...

Зөлфия Дон кызы Хәйретдинованың (фотода) язмышы балалар сәламәтлеге белән бәйле. Ул Түбән Кама балалар дәваханәсендә 28 ел педиатр булып эшли. Аның участогы шәһәрдә иң яхшылар исемлегендә.
«Үз эшеңне яратырга кирәк, шул вакытта гына ул канәгатьлек китерәчәк», - дип саный белгеч. Ул үз эшендә яңа медицина технологияләре куллана. Еш авыручы һәм зәгыйфь балаларны комплекслы дәвалау программасына аеруча зур игътибар бирә.
Зөлфия Хәйретдинова балалар һәм ата-аналар белән сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмәләр алып бара. Моннан тыш, «Яшь ана мәктәбе»ндә булачак аналар белән дәресләр уздыра: яңа туган сабыйларны тәрбияләү, ашату, прививка ясату һ.б. темаларга түгәрәк өстәлләр оештыра. Эшләү дәверендә аның участогында бер үлем очрагы да теркәлмәгән, ата-аналардан да бары мактау сүзләре генә ишетә.
Ул булачак табибларның җәйге практикалары белән җитәкчелек итә. Зөлфия ханымда практика узган студентлар арасында хәзер педиатр булып эшләүчеләр шактый.
Зөлфия Хәйретдинова 2012 елда «Сәләт» республикакүләм конкурсының «Түбән Кама шәһәренең иң яхшы табибы» номинациясендә лауреат исеменә лаек булган. 2013 елда ул «Минем яраткан балалар табибым» шәһәркүләм конкурсында «Игелекле йөрәк» номинациясендә җиңгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев