Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Кыргый эттән зыян күргән

11 яшьлек Богдан дусты белән урамда ике этнең мәче баласын кууларын күргәннәр. Малайлар ярдәмгә ашыккан. Богдан этне читкә куган, ә дусты мәчене кулына алган. Шунда ярсыган эт малайның аягына ябышкан. Баланы шул тирәдән узучы кешеләр коткарган. Аны мәктәпкә алып кергәннәр һәм «Ашыгыч ярдәм» чакыртканнар. Аягында - 6 җәрәхәт, барысы да...

11 яшьлек Богдан дусты белән урамда ике этнең мәче баласын кууларын күргәннәр. Малайлар ярдәмгә ашыккан. Богдан этне читкә куган, ә дусты мәчене кулына алган.
Шунда ярсыган эт малайның аягына ябышкан. Баланы шул тирәдән узучы кешеләр коткарган. Аны мәктәпкә алып кергәннәр һәм «Ашыгыч ярдәм» чакыртканнар. Аягында - 6 җәрәхәт, барысы да җитди. Хәзерге вакытта балага куркыныч янамый.
36 нчы микрорайонда мондый кыргый этләр күп. 19 нчы мәктәп директоры Лариса Архипова хуҗасыз хайваннарны аулау белән шөгыльләнүче хезмәткә шалтыратса да, файдасы юк. Аулау мастеры вазифаларын башкаручы Руслан Харитонов хәбәр итүенчә, барысын да аулап булмый, чөнки араларында муенчаклылары да бар (димәк, хуҗалы).
Белгечләр әйтүенчә, хуҗасыз этне күргән очракта, урында басып торырга кирәк. Аның ташланырга торуын сизсәгез, өстенә берәр әйбер, мәсәлән, куртка ташлагыз һәм ярдәмгә чакырыгыз. Иң мөһиме - йөгермәгез.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев