Тукай бүләгенә дәгъва кылучылар турында мәгълүмат тупланган. Быел Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясенә өч язучы, өч рәссам, бер акционерлык җәмгыяте, танылган коллекционер Абдулла Дубин һәм Түбән Кама дәүләт татар драма театры иҗат коллективы тәкъдим ителгәне мәгълүм. Аларның иҗаты белән Кол Гали исемендәге милли китапханәдә махсус әзерләнгән күргәзмәдә танышып була....
Тукай бүләгенә дәгъва кылучылар турында мәгълүмат тупланган. Быел Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясенә өч язучы, өч рәссам, бер акционерлык җәмгыяте, танылган коллекционер Абдулла Дубин һәм Түбән Кама дәүләт татар драма театры иҗат коллективы тәкъдим ителгәне мәгълүм. Аларның иҗаты белән Кол Гали исемендәге милли китапханәдә махсус әзерләнгән күргәзмәдә танышып була. Мәсәлән, язучылар Әхәт Гаффар, Зиннур Хөснияр, Камил Кәримовның әсәрләре урын алган. Быел кандидатуралар исемлегенә «Карурманда кара песи» һәм «Игезәкләр йолдызлыгы» китаплары өчен кертелгән Камил Кәримов әлеге дәрәҗәле бүләккә инде дүртенче тапкыр дәгъва итә икән. Безнең театр Ч.Айтматовның «Анам кыры» әсәре буенча куелган спектакль өчен тәкъдим ителде. Китап күргәзмәсендә театрыбызның тарихы, эшчәнлеге һәм апрель репертуары турында материаллар бар.
* * *
«Изгелек атналыгы» кысаларында, кызыклы чаралар каралган. Тукай китапханәсендә «Яшьлегем чишмәләре» клубының чираттагы кичәсендә каләм осталарының мәрхәмәтлелек, изгелек сыйфатларына мәдхия булып яңгыраучы шигъри әсәрләрен тыңлап булды. «Шәфкатьлелек» үзәге клуб очрашуларына һәрдаим чакыру алып тора. Бу атнада сәламәтләндерү үзәгендә дә чаралар күп узды. Күңел түренә иң үтеп кергәне - самими балалар чыгышы. Чәршәмбе көнне 67, 34, 57, 41, 42, 90 нчы балалар бакчаларыннан килгән нәни артистлар яз концерты бүләк иттеләр. Рус һәм татар телләрендә әниләргә һәм әбиләргә багышланган шигырьләр укыдылар, җыр-бию һәм әкият күренешләре күрсәттеләр. Үзәктә ял итүчеләр өчен Халык иҗаты йортына Фәрит Низамиев концертына бару да оештырылды. Ә җомга көн ял кичәсендә алты гаилә парын зурлап хөрмәтләделәр.
* * *
«Остаз» түгәрәгендә кул эшләнмәләренең яңа төрләренә күчтеләр. Татар конгрессы проекты кысаларында оештырылган түгәрәк Халыклар дуслыгы йортында үз эшен дәвам итә. 11нче һәм 12нче мәктәпләрдән йөрүче укучы кызлар бер ай буе калфак тегү белән шөгыльләнделәр. Язга керүгә, түгәрәк җитәкчесе Алсу Рафис кызы Гыйниятуллина фетр белән эшләп карарга тәкъдим итте. Татар милли киемен бизәүче түшлек ясаудан башладылар, хәзер мендәрчекләр тегәләр. Узган гасырда фетр иң яхшы сорт тыгыз киездән эшләнгән һәм аны эшләпә ясауда кулланганнар. Бүген фетр тукымасы күптөрле: йомшак йоннан алып синтетик юл белән эшләнгәненә кадәр. Төсләргә дә бик бай булганга, бизәлешкә киң мөмкинлекләр ачыла. Материалның калынрагы төп өлешкә китә, ә милли орнамент белән бизәү өчен юкарагы уңайлы. Алга таба фетрдан түбәтәйләр дә тегәргә уйлыйлар.
Материалларны
Әлфия ХАФИЗОВА туплады.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Нет комментариев