21 февраль 2018 яңалыклары
-
Кораллы Көчләр данлы юл узды
Данлыклы Кораллы Көчләребезнең 100 еллык юбилеен, Ватан сакчылары көнен билгеләп үтәргә җыенабыз. Бу көн 1918 елның 23 февралендә яшь Кызыл Армиянең Германия гаскәрләрен Псков һәм Нарва шәһәрләре тирәсендә тар-мар итеп, бөек җиңүгә ирешүен искә алып билгеләнгән иде. Ватанны саклау өчен һәрвакыт көрәшеп тору зарурлыгы 1918 елда гына барлыкка килмәгән, әлбәттә....
-
«Мин якташым һәм яшьтәшем урамында яшим»
Безнең «ХХ гасыр мәктәбе» дип аталган музейда бик кызыклы материаллар бар. Язучылар һәм башка танылган кешеләрнең автографлары булган китаплары күп. Шулар арасында Дан орденының тулы кавалеры Р.Гайнуллинның «Была война...» дип аталган истәлекләр китабы да бар. Күптән түгел укучылар белән фәнни конференциягә материаллар әзерләгәндә, музейга И.Х.Садыйков исемендәге яшьләр һәм балалар иҗаты...
-
Шигъри тәлгәшләр
Сугыш ятимнәре Тылдагылар очын-очка ялгап, Сугыш бетүләрен көткәндә, Май бәйрәме - җиңү язы җитеп, Бөтен халык бәйрәм иткәндә, Кайталмаган газизләрен өзелеп Ятимнәр дә көткән, толлар да... Озак еллар өмет белән баккан Яшьле күзләр кайтыр юлларга. Әтиләрсез ничек яшәдегез, Авыр йөген сөйрәп тормышның? Һич терәксез, оча алмый торган Ялгыз канатыдай бер...
-
Соңгы нокта
Бәхтыя, тырыша торгач, иремнең кайсы хатынга күз уйнатып йөрүен белә алдым кебек. Кем әйтте дип: «Иреңнең сөяркәсен белергә те-лисеңме?» - дип, бер киң күңеллесе телефоннан шалтыратты. Соңгы вакытта, Бәхтыя, йөрәгем сизгәнчә, ирем бик нык үзгәреп китте. Читтән әкрен генә күзәтеп торам, иртән кырынгач, башта бик озаклап одеколон сиптергән була, аннан...
-
эшкә
«Бәхетле-Агро»га механизатор (хезмәт хакы 20-25 мең сум), сыер саву операторлары (25-50 мең сум), терлек караучылар (20-25 мең сум), тәэмин итү һәм сату буенча әйдәүче белгеч, каравылчылар (15 мең сум) кирәк. Тел.: (88555) 49-46-83, 32-20-87.(з.23).
-
Март аена намаз вакытлары
-
Бер тапкыр кискәнче...
Соңгы елларда республикада аерылышулар саны арту тенденция ала. Әлбәттә, өйләнү-аерылу - һәркемнең шәхси эше, ләкин ул кысалардан чыга башлаган проблемага әйләнеп бара шул. Бу күренеш хәтта дин әһелләрен дә борчуга сала һәм аңа каршы адым ясарга мәҗбүр итә. Шәһәрнең үзәк мәчете имамы Салих хәзрәт белән шул хакта озак сөйләштек. -...
-
Лаеклы алмаш үсә
Бер-ике көннән Ватанны саклаучылар көнен билгеләп узарга җыенабыз. Шул уңайдан шәһәребездә күп төрле чаралар уздырылачак. Аларның кайберләре башланды да инде. Яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан, мәктәпләрдә сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар, Ватан сугышы каһарманнарын искә алу кичәләре оештырыла. Шундый очрашуларның берсе укучылар саны буенча шәһәребездә иң зур мәктәпләрдән исәпләнүче...
-
Тел – рухи дөнья көзгесе
Бүгенге көндә Түбән Камада 270 меңләп кеше яши, шулар арасында 50 дән артык милләт вәкилләре: татарлар, урыслар, чувашлар, удмуртлар, украиннар, мордвалар, марилар, башкортлар, әзербайҗаннар, әрмәннәр, немецлар һәм башкалар бар. Нинди милләт кешесе булуына карамастан, һәрбер кешенең туган теле бер генә һәм ул аны яхшы белергә тиеш. 17 февральдә шәһәребезнең Габдулла...
-
Шагыйрьне искә алып
Муса Җәлилнең иҗаты белән балалар бакчасында ук таныша башлыйбыз. Җәлил атналыгында аның әсәрләрен уку, иҗаты һәм тормышы белән таныштыру, шигырьләрен дөрес, аңлап сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен үстерү максатлары куела. Шагыйрь әсәрләрендәге геройлар кебек илгә, халыкка тугрылыклы, намуслы, бердәм булып үсәргә өйрәтү төп бурычларыбызның берсе. Ел саен февраль аенда Җәлилне искә...
-
Зурлап уздырдык
15 нче февральдә патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең 112 нче туган көнен билгеләп уздык. Шәһәребезнең 11нче мәктәбе актлар залында Муса Җәлилнең иҗатына багышланган зур әдәби-музыкаль композиция куелды. Чараны алып баручылар һәм төп рольләрне башкаручылар 4-6 сыйныфлар укучылары иде. Башта Кирилл Мельников һәм Лиана Полякова кечкенә Мусаның балачагы турында сөйләделәр. Аннары 6 В...
-
Фоамираннан ясалган чәчәк
Интернет челтәрләрен «актарып» утырганда, гаҗәеп бер чәчәк бәйләменә тап булдым. Чәчәкләре чынга охшаган, әмма ясалма булып чыктылар. Алар фоамиран дигән тукымадан ясала. Гөлназ Саматовадан (фотода) мондый чәчәкләрне ничек, кайчан ясый башлавы турында сораштык. - Кызым укыган мәктәптә хәйрия ярминкәсенә нәрсә дә булса ясап килергә сораганда, читтә калмый идем, укытучылар көненә...
-
Ислам динендә – татар шәхесләре
Түбән Каманың үзәк мәчетендә «Идел буе ислам динендә бөек шәхесләр» темасына түгәрәк өстәл узган. Чыгыш ясаучылар арасында хәзерге вакытта Мөслимдә яшәп эшләүче Әбделкәрим Моратов та булган. Ул дин белгече, татар халкының бөек улы Шиһабетдин Мәрҗәни турында сөйләде. Сәлимҗан хәзрәт исә Галимҗан Баруди, Фәнил хәзрәт Ризаэтдин Фәхретдин турында мәгълүмат бирделәр. Чара...
-
Сайлау көнне даими яшәү урынында булмасаң
Хөрмәтле сайлаучылар, 2018 елның18 мартында Россия Президентын сайлау вакытында һәр сайлаучының үзенең шул көндә булган урынында сайлау мөмкинлеге барлыгы турында исегезгә төшерәбез. Бу тавыш бирү көнендә даими яшәү урыннарыннан читтә булучылар өчен кирәк. Сайлау көнендә фактта үзләренең булган урыннарында сайлаучылар исемлегенә кертелү өчен территориаль сайлау комиссиясе тарафыннан Түбән Кама шәһәрендә...
-
Мәдәният йортына нинди исем бирергә?
Һәр атнаның дүшәмбесендә шәһәребез аксакал-ларының утырышы уза. Чираттагы утырышта, башка күптөрле сораулар белән беррәттән, шәһәребезнең элекке Техника йортына нинди исем бирергә икән дигән сорауга җавап эзләдек. Чыннан да, соңгы вакытта бу турыда күптөрле тәкъдимнәр булды. Кемнәрдер аның беренче директоры Илдус Сәлимов исемен бирергә кирәк диләр, икенчеләргә Наил Нуретдинов исеме ошый,...