Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Зурлап уздырдык

15 нче февральдә патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең 112 нче туган көнен билгеләп уздык. Шәһәребезнең 11нче мәктәбе актлар залында Муса Җәлилнең иҗатына багышланган зур әдәби-музыкаль композиция куелды. Чараны алып баручылар һәм төп рольләрне башкаручылар 4-6 сыйныфлар укучылары иде. Башта Кирилл Мельников һәм Лиана Полякова кечкенә Мусаның балачагы турында сөйләделәр. Аннары 6 В...

15 нче февральдә патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең 112 нче туган көнен билгеләп уздык. Шәһәребезнең 11нче мәктәбе актлар залында Муса Җәлилнең иҗатына багышланган зур әдәби-музыкаль композиция куелды.
Чараны алып баручылар һәм төп рольләрне башкаручылар 4-6 сыйныфлар укучылары иде. Башта Кирилл Мельников һәм Лиана Полякова кечкенә Мусаның балачагы турында сөйләделәр. Аннары 6 В сыйныфы укучысы Илдар Кучкаров һәм укытучы Фәрит Вәгыйзов катнашында яшь шагыйрьнең беренче әсәре басылу тарихы турында сәхнәләштерелгән өзек күрсәтелде. Җәлилнең беренче шигыре «Бәхет» дип атала һәм «Кечкенә Муса» дип имзаланган була.
Иҗатының беренче чорында М. Җәлил балалар өчен бик күп әсәрләр яза. Шуларның берсен - «Батыр куян» шигырен Л.Полякова яттан сөйләде. Язучының сугыш елларындагы батырлыгы турында видео-презентация барганда, 11 А сыйныфы укучысы Алсу Хафизова «Бүреләр» әсәрен бик югары осталык белән башкарды. Бу әдәби чарада И.Хәтбуллин житәкчелегендәге курайда уйнаучылар бик актив катнаштылар. Башлангыч сыйныф укытучысы Әлфинә Аширова - «Ышанма», инглиз теле укытучысы Марина Ефремова «Җырларым» шигырьләрен бик хисләнеп башкардылар.
Мәктәп укучылары Һәлак булган җәлилчеләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Әдәби-музыкаль чара җәлилчеләргә багышланган «Торналар» бию-реквиемы белән тәмамланды. Мәктәпнең татар теле һәм башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Эльвира Вәлиәхмәтова барлык катнашучыларга, бигрәк тә 4 Б сыйныфы җитәкчесе Ирина Федянинага һәм сәхнә костюмнары әзерләгән ата-аналарга рәхмәт белдерде.
Тукай, Җәлил кебек ватанпәрвәр шагыйрьләр мирасын онытмыйча, аларның шигырьләрен чын күңелдән бирелеп яттан сөйләүче укучылар бар икән, димәк, татар теле, татар илһамияте чишмәсе корымаячак әле!
Фәрит ВӘГЫЙЗОВ,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X