Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Сугыш ятимнәре Тылдагылар очын-очка ялгап, Сугыш бетүләрен көткәндә, Май бәйрәме - җиңү язы җитеп, Бөтен халык бәйрәм иткәндә, Кайталмаган газизләрен өзелеп Ятимнәр дә көткән, толлар да... Озак еллар өмет белән баккан Яшьле күзләр кайтыр юлларга. Әтиләрсез ничек яшәдегез, Авыр йөген сөйрәп тормышның? Һич терәксез, оча алмый торган Ялгыз канатыдай бер...

Сугыш ятимнәре
Тылдагылар
очын-очка ялгап,
Сугыш бетүләрен
көткәндә,
Май бәйрәме -
җиңү язы җитеп,
Бөтен халык
бәйрәм иткәндә,
Кайталмаган
газизләрен өзелеп
Ятимнәр дә көткән,
толлар да...
Озак еллар
өмет белән баккан
Яшьле күзләр
кайтыр юлларга.
Әтиләрсез
ничек яшәдегез,
Авыр йөген сөйрәп
тормышның?
Һич терәксез,
оча алмый торган
Ялгыз канатыдай
бер кошның...
Сезнең хәлне кемнәр
аңлаган соң?
Ярдәм кулын
беркем сузмаган.
Кичерегез,
сугыш ятимнәре,
Ачы язмыш
сезне тукмаган...
Җитмеш елдан артык
гомер узган,
Сезнең алда
булмый акланып.
Инде тормыш матур,
тыныч барсын,
Сугыш утларыннан
сакланыйк!
Ралия КӘРИМОВА.
Архивта
Эзләп утырам
алар үткән юлны,
Яшәү белән
үлем арасын.
Үз Ватанын яклап
сугышканнар
Бәйләгәннәр
илем ярасын.
Төсе үзгәрсә дә
язмаларның,
Эчтәлеге шул ук,
өр-яңа.
Иренмичә,
хәтер сандыгыннан
Чыгарырга иде дөньяга!
Күрсәтергә иде
оныкларга
Батыр бабалары
каберен,
Дөнья малын
эзләп онытканның
Яңартырга иде
хәтерен!
Кулъязмалар
көзге яфрак сыман,
Сары-коңгырт
төскә кергәннәр.
Күпме серләр
яшеренгән монда,
Аңлый бары
күргән - белгәннәр.
Эзләү кирәк
истән чыкканнарны,
Юкка чыкканнарны
хәбәрсез.
Хәтерләрдә тотсак,
уяу булсак,
Дошманыбыз өчен
хәтәр без.
Нур АБДУЛ.
Рәсем stihi.ru сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев