20 август 2019 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов WorldSkills авылын ачты
"Без сезгә монда уңайлы булсын өчен тырышачакбыз", - диде Татарстан Президенты.
-
Барысы да файдага гына
Шәһәребезгә эш сәфәре белән ТР инвестицияләр үсеше агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина килеп китте. Ул төзелүче объектлар белән танышып, җитәкчеләр һәм эшмәкәрләр белән аралашты.
-
Бәясе – шул ук, уңышы – күбрәк
Түбән Кама районында «Орсис-Агро» компаниясе арпа уңышын гадәти күрсәткечтән ике тапкыр артык – гектарыннан 78 центнер җыеп алганнар.
-
Татар яшьләрен җәлеп итү өчен
Мәскәү татарлары штабы республика блогерлары катнашында «1000000 язылучы» дип исемләнгән чара оештырган.
-
Алданмыйк!
1 июльдән сөт ризыклары кибет киштәләрендә билгеле бер тәртиптә урнаштырылырга тиеш. Май алыштыргыч кушылган продукция аерым куела. Шушы көннәрдә «Роспотребнадзор» белгечләре кибетләргә барып, канун үтәлешен тикшерде.
-
Трамвайда – касса аша
Хәзер Түбән Камада трамвайда билет өчен банк картасы белән дә түләп була. Пенсионерлар күптән бердәм билет белән йөрсәләр, калганнар акчалата биргәннәр. Ә хәзерге заманда кесә тутырып акча йөртү гадәте бетә бара. Кеше күбрәк банк карталарыннан файдалана.
-
ХӘБӘРЛӘР
Битараф калмыйк
-
Кабул итү
Татарстан баш федераль инспекторының җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе халыкны түбәндәге җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра.
-
Юл бирмәсәң, штраф
Шәһәребез ЮХИДИ идарәсе ашыгыч медицинасы ярдәме бригадасы белән профилактик рейд уздырды. Акция вакытында машина йөртүчеләрнең «кичектергесез» хезмәтләргә юл бирү-бирмәүләре тикшерелде.
-
Су булмаячак
Магистраль су үткәргечләрдә төзекләндерү эше дәвам итү сәбәпле, 23 августка кадәр Афанас авылында һәм Төзүчеләр бистәсендә су бирү туктатылачак.
-
Җентекләп тикшерделәр
Махсус комиссия әгъзалары шәһәрдә һәм районда 60 мәктәпне, сигез өстәмә һәм ике югары белем бирү йортының уку елына әзерлекләрен тикшерде. Төрле хезмәт белгечләре биналарның хәленә, рәсми документларга, белем бирү программаларына игътибар бирде.
-
Серләре белән уртаклашты
Танылган рәссам, якташыбыз Илдус Мортазин ТАССР ның 100 еллыгына багышланган күргәзмә кысаларында рәсем сәнгатенә яңа аяк басучы балалар өчен осталык дәресе уздырды.
-
WorldSkills көннәрендә "Казан Арена" янында машиналарны калдыру тыела
Шәхси автомобильләрне якын-тирәдәге Чистай, Нигъмәтуллин һәм Адоратский урамнарында да парковкага куеп булмаячак.
-
Чит илдән бер дә ким түгел
Бакый Урманче урамын төзекләндерә башлаганнан бирле ул күзгә күренеп үзгәрә, матурая. Н. Лемаев тукталышы янында япь-яшь егетләр брусчатка урнаштыра.
-
Артыгын түләмәгез!
Кайчак кибеттә әйберне ташламалы бәя белән сатып алганда, кассада аның кыйммәтрәк булуы ачыклана. Мондый очраклар даруханәләрдә дә була икән.