Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бәясе – шул ук, уңышы – күбрәк

Түбән Кама районында «Орсис-Агро» компаниясе арпа уңышын гадәти күрсәткечтән ике тапкыр артык – гектарыннан 78 центнер җыеп алганнар.

Җирле «Орсис-Агро» компаниясе тәҗрибә буларак арпаның «Вена» (Австрия) сортын сатып алып чәчкән. Аны дөрес итеп тәрбияләү яхшы уңыш биргән, димәк керем дә артачак. 
«Башка сортларга да шул ук күләмдә ашлама кертәләр, әмма мондый зур уңыш – бездә генә», – ди «Орсис-Агро» ның баш агрономы Фәнис Ильясов. Сүз уңаеннан, орлыгының бәясе дә кыйммәт түгел диярлек. 100 гектарга 500 мең сумлык орлык сатып алганнар. Киләсе елда арпаның бу сортын 1000 гектар мәйданга чәчү планлаштырыла.  

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев