Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Серләре белән уртаклашты

Танылган рәссам, якташыбыз Илдус Мортазин ТАССР ның 100 еллыгына багышланган күргәзмә кысаларында рәсем сәнгатенә яңа аяк басучы балалар өчен осталык дәресе уздырды.

Мастер-класс Халык иҗаты йорты фойесында үтте. Илдус әфәнде балаларга күп кенә файдалы киңәшләр бирде, серләре белән дә уртаклашты. Мәсәлән, рәсем ясаганда каләмне дөрес очласаң, эш җайлы һәм тиз барачак. Россия һәм Татарстан рәссамнары берлекләре әгъзасының осталык дәресенә тәҗрибә туплаганнары да килде. Яшьләр исә үзләрен кызыксындырган сораулар бирде.  
ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган күргәзмәдә тугыз рәссам эшләре урын алган. Алар Татарстанның мәдәни-тарихи мирасын чагылдыра һәм республиканың билгеле шәхесләренә багышлана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев