19 декабрь 2016 яңалыклары
-
«Бушлай сыр»га килеп капмас өчен...
Кесә телефоным төшеп калып, ике көн яңгыр астында яткач, мастер киңәше буенча яңа «сим-карта» алырга туры килде. Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 12/19 адресына урнашкан МТС үзәгенә бардым. «Сим-карта»ны паспортым белән рәсмиләштереп сатып алдым. Шунда утыручы яшь кенә оператор кыз: « Бабай, сиңа бушка тагын бер «сим-карта» бүләк итәбез», - дип,...
-
Алдынгы киномеханик
2016 ел Кино елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан, Зур Афанас авылында 42 ел кино күрсәтүче булып эшләгән Миңнур Габделхак кызы Кәримуллина белән очрашу үткәрдек. Кичә барышында аңа бер-бер артлы сораулар яуды: «Кайда тудыгыз? Ничек шундый авыр хезмәткә алындыгыз? Ул бит ир-атлар эше, ничек курыкмадыгыз?» Миңнур апабыз 1949 елда...
-
Җитәкчеләр сорауларга җавап бирде
Бөтенроссия халыкны кабул итү көнендә бездә барлыгы 93 кеше җитәкчеләргә үз гозере белән килгән. Шуларның 22е - районыбыз авылларында яшәүчеләр, алар үз авыл җирлекләре башлыклары янына барып, үзләрен борчыган мәсьәләләрне кузгатканнар. Бездә инде дүртенче елын оештырыла торган бу чараның төп максаты - халык күтәргән мөһим мәсьәләләрне җитәкчелек югарылыгында хәл итү...
-
Яшь экологлар – «ТАНЕКО» җәмгыятендә
Төпле, аңлаешлы һәм дөрес итеп… «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте белгечләре Түбән Кама-ның яшь экологларына «Татнефть»нең яңа нефть эшкәртү комплексында табигатьне саклау буенча кулланылган технологияләр турында җентекләп сөй-ләделәр, аларны кызыксындырган сорауларга ачыктан-ачык һәм тулысынча җавап бирделәр. 13 декабрьдә, «ТАНЕКО» экологлары чакыруы буенча, балалар экология-биология үзәгендә шөгыльләнүче яшь хезмәттәшләре нефть эшкәртү һәм нефть...
-
Авыл җирлекләренең иң яхшылары бүләкләнде
Җитәкчеләрнең эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә муниципаль районның иң төзек авыл җирлеген ачыклау буенча оештырылган конкурска йомгак ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде. Районыбыздагы унбиш авыл җирлеге катнашкан ул конкурсның «Ерак авылларның иң яхшысы» («Лучшее провинциальное село») номинациясендә беренче урынга Сухрау авыл җирлеге лаек булды. Икенче урынны Шәңгәлче авыл җирлеге яулады. Өченче урында - Түбән...
-
Язылырга соңгы ике атна калып бара
Киләсе атнада, ягъни 19 декабрьдән 23енә кадәр редакциягә - Химиклар урамындагы 64а йортта урнашкан НТР телерадиокомпаниясе бинасына («Шәһәр паркы» тукталышы янында, Химиклар урамы 64нче йорт аркасыннан кергәч, каршыдагы балалар бакчасы бинасы) килеп, 2017 елның беренче яртысына «Туган як»ка язылачак кешеләр өчен тагын бер конкурс игълан ителә. «Диңгез сулышы» тоз мәгарәсенә...
-
Җәмәгать тыңлаулары
26 декабрьдә 16.00 сәгатьтә Советлар йортының (Төзүчеләр проспекты, 12) кече залында «ТР Түбән Кама муниципаль районының Түбән Кама шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында»гы Түбән Кама шәһәр Советы карары проекты буенча җәмәгать тыңлаулары үткәрелә. Карар проектына кагылышлы тәкъдимнәрне Түбән Кама шәһәр Советына - Төзүчеләр проспекты, 12нче йорт,...
-
Сорауларыгыз булса
20 декабрьдә Татарстанда балалар хокукын яклау вәкиле аппаратына барып, юридик мәсьәләләргә яки балигъ булмаганнар хокукын яклауга кагылышлы сорауларыгызны турыдан-туры бирә аласыз. Бу көнне халыкны Татарстанда балалар хокукын яклау буенча вәкил Гүзәл Удачина һәм сәламәтлек саклау министры Адель Вафин кабул итәчәк. Адресы: Казан шәһәре, К.Маркс урамы 61нче йорт, 2нче кат. Алдан...
-
Конкурста катнашасызмы?
2017 елның 21 февралендә Казанда республикакүләм IX конкурс уздырылачак. Хезмәтне саклауны пропагандалау һәм бу өлкәдәге белгечләрнең белем дәрәҗәләрен ачыклау максатын-нан уздырыла торган «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч - 2017» («Лучший специалист по охране труда - 2017») конкурсында оешмалар белән беррәттән, аерым кешеләр дә катнаша ала. Тиешле мәгълүмат белән төбәкара...