Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Бушлай сыр»га килеп капмас өчен...

Кесә телефоным төшеп калып, ике көн яңгыр астында яткач, мастер киңәше буенча яңа «сим-карта» алырга туры килде. Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 12/19 адресына урнашкан МТС үзәгенә бардым. «Сим-карта»ны паспортым белән рәсмиләштереп сатып алдым. Шунда утыручы яшь кенә оператор кыз: « Бабай, сиңа бушка тагын бер «сим-карта» бүләк итәбез», - дип,...

Кесә телефоным төшеп калып, ике көн яңгыр астында яткач, мастер киңәше буенча яңа «сим-карта» алырга туры килде. Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 12/19 адресына урнашкан МТС үзәгенә бардым.
«Сим-карта»ны паспортым белән рәсмиләштереп сатып алдым. Шунда утыручы яшь кенә оператор кыз: « Бабай, сиңа бушка тагын бер «сим-карта» бүләк итәбез», - дип, тагын бер карта бирде. Биргәч, алдым инде. Өстәвенә, бушлай, дип тора бит. Тик миңа аны бер мәртәбә дә кулланырга туры килмәде...
Бер-ике ай үттеме-юкмы, телефоннан шалтыратып, бурычым барлыгын әйттеләр. Аны 15 ноябрьгә кадәр түләмәсәм, «бетте баш» булачак. Совет чорында тәрбияләнгән кеше буларак, өстемдә зур җаваплылык тоеп, шул МТС пунктына киттем. Андагы оператор кыз, бик озаклап компьютер төймәләренә баскалап утыргач, бурычымның 479 сум икәнлеген әйтте. 500 сум бирдем. «Сдачабыз юк, телефоныңа салырбыз, диделәр (чыннан да, анысын телефонга күчерделәр).
Улым башка шәһәрдән кайткач, чекны күрсәткән идем, нәрсә өчен шул ка-дәр акча түләгәнемне ул да аңлап бетермәде. Ул чекта күрсәтелгән телефон номерлары бездә (гаиләдә) бөтенләй юк.
5 декабрьдә шул ук МТС үзәгенә тагын бардык. Аңлатуларын үтендек. Оператор кыз аңлатырга теләмәде. Янәсе, акчаны ул алмаган, икенче оператор өчен җавап бирми. «Бабай, шуңа да башың җитмәгәч, һәрвакыт безгә улларыңны ияртеп килә торган бул», - дип, бик тә кимсетүле «киңәшен» дә бирде.
Стенада «Книга отзывов» дигән бер дәфтәр бар икән. Дүрт-биш битен ачып укыгач, ул дәфтәргә җитәкчеләренең әһәмият бирмәвен аңладым. Чөнки анда күңелгә ятарлык сүз (отзыв) юк. Шулай да, бик тырыша торгач, «Претензия» дигән бер бланк таптым.Аны тутыргач, уйга калдым. Мин 479 сум акчамны кире кайтара алмамдыр инде, мөгаен. Шуңа күрә түләгән квитанциямне дә, аңлатма язуын да редакциягә җибәрәм. Кем белә, газета укучылар арасында, урыс әйтмешли, миндәй «простак»лар тагын бардыр. Укысыннар да, сабак алсыннар...
Фоат МИФТАХОВ,
пенсионер

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев