Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Язылырга соңгы ике атна калып бара

Киләсе атнада, ягъни 19 декабрьдән 23енә кадәр редакциягә - Химиклар урамындагы 64а йортта урнашкан НТР телерадиокомпаниясе бинасына («Шәһәр паркы» тукталышы янында, Химиклар урамы 64нче йорт аркасыннан кергәч, каршыдагы балалар бакчасы бинасы) килеп, 2017 елның беренче яртысына «Туган як»ка язылачак кешеләр өчен тагын бер конкурс игълан ителә. «Диңгез сулышы» тоз мәгарәсенә...

Киләсе атнада, ягъни 19 декабрьдән 23енә кадәр редакциягә - Химиклар урамындагы 64а йортта урнашкан НТР телерадиокомпаниясе бинасына («Шәһәр паркы» тукталышы янында, Химиклар урамы 64нче йорт аркасыннан кергәч, каршыдагы балалар бакчасы бинасы) килеп, 2017 елның беренче яртысына «Туган як»ка язылачак кешеләр өчен тагын бер конкурс игълан ителә. «Диңгез сулышы» тоз мәгарәсенә ун сеанска исәпләнгән абонемент билетына ия булачаксыз. Һәрбер сеансы 250 сум торган ул процедураларга 10 мәртәбә бару мөкинлеге бар. Димәк, гомуми 2500 сум дигән сүз. Газетага язылу һәм берүк вакытта сәламәтлегегезне ныгыту мөмкинлеген кулыгыздан ычкындырмагыз. Бу - бер бүләк. Икенчесе - краннан килүче суны чистарту җайланмасы - фильтр. Һәм өченче бүләк - зәңгәр төстәге тукыма. Бәйгедә бары тик киләсе атнада (19-23декабрь) язылучылар гына катнаша ала.
Исегезгә төшерәбез
Киләсе елның беренче алты аена «Туган як»ка язылу бәяләре түбәндәгечә:
Почтада язылу: тулы комплектка (сишәмбе һәм җомга саннарына) - 600 сум; җомга саннарына гына - 498 сум; Бөек Ватан сугышы ветераннарына, I һәм II группа инвалидларга (тиешле таныклык-ларын күрсәтеп) - тулы комплект (сишәмбе һәм җомга саннарына) 542 сум 88 тиен, җомга саннарына 460 сум 14 тиен.
2017 елның беренче яртыеллыгына «Туган як» редакциясенең үзенә килеп язылганда, барлык кешеләр өчен дә бәяләр: тулы комплектка - 600 сум, җомга саннарына - 498 сум.
Альтернатив язылу бәясе: 350 сум. Бу очракта сез «Туган як» газетасын ярты ел дәвамында һәр атнаны түбәндәге урыннардан барып алырга тиеш буласыз: шәһәр үзәк мәчетеннән, Гагарин урамындагы «Нур» мәчетеннән, Түбән Кама татар дәүләт драма театры бинасыннан (Кайманов урамы, 9нчы йорт), «Шинник» спорт комплексыннан, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдән, шәһәр электр транспорты предприятиесеннән.
Редакциянең үзеннән, Химиклар урамы 64 а йортында урнашкан НТР бинасыннан килеп алучыларга редакциягә килеп язылу бәясе - 300 сум.
Шуны искәртәбез: «Туган як»ны редакциядән алучылар газеталарын редакциянең яңа адресына килеп (Химиклар урамындагы 64а йортта урнашкан НТР телерадиокомпаниясе бинасы), алсыннар!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев