Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Алдынгы киномеханик

2016 ел Кино елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан, Зур Афанас авылында 42 ел кино күрсәтүче булып эшләгән Миңнур Габделхак кызы Кәримуллина белән очрашу үткәрдек. Кичә барышында аңа бер-бер артлы сораулар яуды: «Кайда тудыгыз? Ничек шундый авыр хезмәткә алындыгыз? Ул бит ир-атлар эше, ничек курыкмадыгыз?» Миңнур апабыз 1949 елда...

2016 ел Кино елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан, Зур Афанас авылында 42 ел кино күрсәтүче булып эшләгән Миңнур Габделхак кызы Кәримуллина белән очрашу үткәрдек. Кичә барышында аңа бер-бер артлы сораулар яуды: «Кайда тудыгыз? Ничек шундый авыр хезмәткә алындыгыз? Ул бит ир-атлар эше, ничек курыкмадыгыз?»
Миңнур апабыз 1949 елда Мамадыш районындагы Берсут авылында дөньяга килгән. Бик матур бала булганга, әти-әнисе гел нур сибеп торсын диптер, аңа Миңнур исеме куялар. Сигез классны шушы авылда тәмамлап, 1964 елда Казанга киномеханиклар курсына укырга китә ул.
Уку йортын уңышлы гына тәмамлап кайткач, туган авылында кино күрсәтә башлый. Ул киноларны кышын - сөт ташучы трактор арбасында, ә җәйләрен велосипедта күрше авылдан алып кайта. Ул чакта клублар, кино куя торган будкалар утын ягып җылытыла. Авылның икенче очындагы клубны җылытырга энесе белән шактый йөгерергә туры килә аңа.
Ул елларда халык сугыш турындагы киноларны ярата, һинд киноларын көтеп ала, клубта алма төшәрлек тә урын булмый. Өч ел эшләгәннән соң, күрше Кордон егете Илдус абый белән гаилә коралар. Беренче уллары тугач, Түбән Камага күчеп киләләр. Ул елларда эшләгән кино челтәре директоры, рәхмәт яугыры, Миңнурны Афанаска үзе алып килеп, гомуми торакка урнаштырып калдыра. Шулай итеп, Миңнур апа Афанас халкына хезмәт итә башлый. Иртән Тө-зүчеләр поселыгына кино артыннан йөгерә Һәм көндез - балалар, ә кичке сәгать җидедә олылар өчен кино сеанслары башлана. Әлбәттә, тормыш иткәндә көндез дә, төнлә дә эш-ләгәч, төрле вакытлар булгандыр, тик Миңнур апа үз һөнәренә тугры калып, бирелгән планнарны арттырып үтәп эшли бирә. Шуңа да 1984 елны - «Татарстанның иң яхшы киномеханнигы», 1986 елда - «Хезмәт ветераны», 1999 елда «Россиянең мактаулы киномеханигы» дигән исемнәргә лаек була. Мактау грамоталары да бик күп, ә фотосы Мактау тактасыннан төшми.
Әнә шулай эшләп, 42 ел сизелмичә дә үтеп киткән.Миңнур апа бүген дә йөгереп кенә йөри. Өч оныкка, улы белән кызына һәм Илдус абыйга терәк тә, таяныч та. 70не тутырып килсә дә, ул әле картаюны белми.
Дания НУРИЕВА,
Зур Афанас авылы китапханәсе мөдире.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев