19 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Спортчыларыбыз сынатмады
Түбән Каманың «Нефтехимик» һәм «Шинник» спорт клублары спортчылары җиңел атлетика буенча кышкы чемпионатта һәм Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашты. Новочебоксарск шәһәрендә узган ярышларда Россиянең 14 төбәгеннән 900 спортчы көч сынашты. Һәрвакыттагыча, безнең спортчылар яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. «Нефтехимик» спорт клубы спорт мастеры Айдар Гыйлаҗев барьерлар аша 60 метрга йөгерүдә ирләр...
-
Пилмән өчен камыр басабыз
Балачагымнан калган хатирәм - гаилә белән өстәл артына утырып, пилмән ясау. Әни камыр баса, беребез фарш салып бара, калганнар ясый. Пилмән өчен камыр рецептлары бик күп икән. Берничәсен сезгә тәкъдим итәм. Ясап карагач, тәэсирләрегез белән уртаклашырга онытмагыз. Классик рецепт Камырга ярты килограмм он, 1 стакан су, 1 йомырка, 1 чеметем...
-
Кызы илһам биреп тора
Түбән Камада яшәүче тагын бер алтын куллы асылбикәбез - Айгөл Демьянова. Балачагында әнисенең еш кына баллы торт пешерүен хәтерли. Айгөл исә беренчесен 24 яшендә кызының бер яше тулу уңаеннан әзерли. Кунакларга тәм-том ошый. Дуслары, танышлары да аның тортларына өстенлек бирә башлый. Дүрт ел эчендә Айгөл профессионалга әйләнә. - Өйдә ясалган...
-
Үкчәләрегез сәламәтме?
Көн саен аяк табаны зур йөкләнешкә чыдарга тиеш була. Еш кына үкчә тиресе тупаслана - корый һәм кытыршылана, кубакланып ярыла башлый (кайчак бик тирән һәм авыртучан була), анда сөялләр барлыкка килә. Тире кытыршылануы еш кына аяк киемен дөрес сайламау аркасында килеп чыгарга мөмкин: биек үкчә, сыйфатсыз материаллардан тегелгән аяк киеме...
-
Яшелчә бакчасында чәчү әйләнеше
Бакчада чәчү әйләнешен кертү һәм аны саклау мәсьәләсенә бакчачылар, яшелчә үстерүчеләр арасында төрле караш яши. Дөресен әйткәндә, чәчү әйләнешен саклаган бакчачылар күп түгелдер. Бер үк культураны күп еллар бер урында үстерүчеләр дә җитәрлек. Мәсәлән, бер таныш бакчачы суганны һәр елны бер урында үстерә. Сәбәбе: узган елларда суган нәкъ шушы урында...
-
Акча кирәк булса – ашыгыгыз
Ай саен акчалата ярдәм алу өчен, беренче балалары туган гаиләләр документлар тапшыра башлаганнар. Социаль яклау идарәсенә Энҗе һәм Азат Кубиевлар беренче булып килгән. Акча федераль бюджеттан түләнә. Яңа ел башыннан яшь гаиләләргә шундый ярдәм күрсәтелә башлаячагы турында газетаның алдагы санында язган идек. Кубиевлар гаиләсендә сабый 2018 елның 7 гыйнварында дөньяга...
-
Гүзәл Мөбарәкшина: «Мәдәният – күңел ачу гына түгел»
Фестивальләр, конкурслар, яңа проектлар... Түбән Камада мәдәни тормыш гөрләп тора. Әйләнә-тирәдәге матурлыкны тою, аңа соклана белү, мәдәни тормышта яшәү, барысына да өлгерү авырмы? Узган ел нәтиҗәләре һәм 2018 елга планнары турында Түбән Кама мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Мөхәррәм кызы МӨБАРӘКШИНА (фотода) белән әңгәмә кордык. - Гүзәл ханым, 2017 ел нәрсә...
-
Полиция хәбәр итә
Үзе өчен алган, имеш Түбән Кама полиция хезмәткәрләре «ГАЗель» машинасында 800 литр этил спирты тапканнар. Машина рулендә Яр Чаллы кешесе булган. «ГАЗель»дә дистәләрчә тартмаларда 95 процентлы этил спирты тутырылган «фанфурик»лар булган. Кулга алынган ир аларны очраклы танышыннан үзе өчен сатып алуын әйткән. Ләкин 58 мең сумлык сыеклыкны эчәргә дә, сатарга...
-
Тормышлары сәнгать белән бәйле
Әхсән Фәтхетдинов музеенда Түбән Кама рәссамнары Рәшит Тимериев һәм Фирдәвес Зарипов күргәзмәләре ачылды. Ул аларның 65 яшьлек юбилейлары уңаеннан оештырылды. Тантанада рәссамнарның якыннары, дуслары, хезмәттәшләре һәм рәсем сәнгатен үз итүче шәһәрдәшләр катнашты. Рәшит Тимериев «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесенең СКИ-2 заводында рәссам-бизәүче, КЭСП заводында бәллүргә һава өреп тутыручы, ашханәләр һәм рестораннар...
-
«Туган як»тан бүләк» конкурсына йомгак ясалды
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Әгәр онытмаган булсагыз, 2018 елның беренче яртыеллыгына «Туган як»ка язылучыларга конкурс тәртибендә бүләкләр бирергә вәгъдә иткән идек. Менә ул көн килеп тә җитте. Конкурс шартлары буенча, анда «Туган як»ка язылганнардан теләгән һәркем катнаша ала иде. Шуңа күрә, ел тәмамланганчы бер ай алдан, газетабызның берничә санында махсус купоннар...
-
Планнар зурдан
Шушы көннәрдә Түбән Кама делегациясе Төркиянең Мармарис шәһәрендә булып кайткан. Биредә хезмәттәшлек турында меморандумга кул куелган. Очрашуда Түбән Кама ягыннан - шәһәр мэры Айдар Метшин, Мармарис вәкиле буларак, Мугла провинциясе мэры Мөхәммәт Али Акар катнашкан. Килешү нигезендә, промышленность, авыл хуҗалыгы, туризм, белем бирү, мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлек итү планлаштырыла. Якын арада...
-
МИЛЛИ ХӘЯТ
16 гыйнварда Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулды. Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Мәшһүр галим һәм мәгърифәтче» исемендә китап күргәзмәсе эшли, ә 18 гыйнварда политехника көллияте студентлары өчен тематик кичә үтте. Чыганаклар буенча күзәтүне аның тормыш юлы, гаилә шәҗәрәсе, гыйльми эшчәнлеге турында видеоязмалар тулыландырды. Галим күп кенә хезмәтләрен гарәпчә язган. Татар...
-
Яңалыклар
Кимрәк - ярамый 1 гыйнвардан минималь эш хакы 9489 сум тәшкил итә. Бу турыда ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белдерде. РФ Хезмәт Кодексының 129нчы һәм 133нче маддәләре нигезендә, тиешле сәгатен эшләп, хезмәт нормаларын үтәгән хезмәткәргә айлык хезмәт хакы (өстәмә түләүләрне, премияләрне һ.б.ны исәпкә алып) аннан да ким булырга...
-
2013 елдан Татарстанда 126 ветеринария клиникасы төзелгән
2013 елдан Татарстанда 126 ветеринария клиникасы төзелгән Фото: Т.Волкова 2018 елда республикада Баш ветеринария идарәсе учреждениеләренең 27 бинасы һәм авыл хуҗалыгы идарәләренең 15 бинасы ремонтланачак. (Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). 2013 елдан башлап Татарстанда 296,1 миллион сумга 126 ветеринария клиникасы төзелгән. Шулай ук дүрт елда республикада ветеринария хезмәте һәм...
-
Татарстанның биш районында гына туучылар саны үлүчеләргә караганда күбрәк
Татарстанның биш районында гына туучылар саны үлүчеләргә караганда күбрәк Фото: архив/Султан Исхаков 2017 елда республикада 48 мең 596 бала туган (Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Чулпан Шакирова). Татарстанның биш районында туучылар саны, үлүчеләргә караганда күбрәк. Узган ел республикада 48 мең 596 бала тууы теркәлгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС...