Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Кимрәк - ярамый 1 гыйнвардан минималь эш хакы 9489 сум тәшкил итә. Бу турыда ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белдерде. РФ Хезмәт Кодексының 129нчы һәм 133нче маддәләре нигезендә, тиешле сәгатен эшләп, хезмәт нормаларын үтәгән хезмәткәргә айлык хезмәт хакы (өстәмә түләүләрне, премияләрне һ.б.ны исәпкә алып) аннан да ким булырга...

Кимрәк - ярамый
1 гыйнвардан минималь эш хакы 9489 сум тәшкил итә.
Бу турыда ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белдерде. РФ Хезмәт Кодексының 129нчы һәм 133нче маддәләре нигезендә, тиешле сәгатен эшләп, хезмәт нормаларын үтәгән хезмәткәргә айлык хезмәт хакы (өстәмә түләүләрне, премияләрне һ.б.ны исәпкә алып) аннан да ким булырга тиеш түгел.
Пенсионерларны алдаганнар
SMS хәбәрләр җибәреп, алдау очраклары билгеле булды.
Телефоннан шалтыратып, бер хатын-кыз пенсионерларга Пенсия фондыннан 5 мең сум түләнәчәген вәгъдә итә. Гаризаны айның 20нче числосына кадәр тапшырырга кирәк икән, имеш. Пенсия фонды кисәтә: 5 мең сум өстәмә түләү көтелми! Пенсия узган ел тулы күләмдә индексацияләнгән.
Шикләнгән очракта (843) 279-27-27 номеры аша «кайнар линия»гә шалтыратуыгыз сорала.
Батарейкаларны тапшырыгыз
20 гыйнвар, шимбә көнне Түбән Камада «Яхшы эшләр» хәйрия акциясе узачак.
Аның кысаларында, терекөмешле градусникларны, куллану срогы чыккан батарейка һәм лампочкаларны җыю планлаштырыла. Чара балалар экологик-биологик үзәгендә 12.00-15.00 сәгатьтә узачак. Адрес: Шинчылар ур., 59нчы йорт. Акциядә катнашыгыз һәм экологияне саклауга үз өлешегезне кертегез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X