Түбән Камада яшәүче тагын бер алтын куллы асылбикәбез - Айгөл Демьянова. Балачагында әнисенең еш кына баллы торт пешерүен хәтерли. Айгөл исә беренчесен 24 яшендә кызының бер яше тулу уңаеннан әзерли. Кунакларга тәм-том ошый. Дуслары, танышлары да аның тортларына өстенлек бирә башлый. Дүрт ел эчендә Айгөл профессионалга әйләнә.
- Өйдә ясалган...

- Өйдә ясалган тортларда бернинди зарарлы кушылмалар, ароматизаторлар, маргарин кулланылмый. Кайбер кибетләрдә тортларны хәтта туңдыралар дип ишеткәнем бар. Минекеләрнең саклану вакыты өч көннән артмый. Ник дигәндә, эремчек, каймак кулланам, - ди Айгөл.
Нигездә, тортларны туган көннәргә, туйларга һ.б. бәйрәмнәр уңаеннан пешерүне сорыйлар. Алар эчлеге белән дә аерыла: балалар өчен йогурт, эремчек яки сөт кулланылса, зурларга - «сникерс», «көнбатыш», мусс һ.б. эчлекләр. Торт өстенә һәм як-ягына мастика - камырсыман куе баллы масса сылана. Әти-әниләр сабыйларының туган көненә аларның яраткан мультфильм геройларын ясауларын тели. Алар мастикадан әвәләнә. Торт өстендәге фотоның ничек ясалганын белергә телисезме? Айгөл әйтүенчә, бу - шикәрле кәгазь. Ул ашарга яраклы кара салынган махсус принтердан чыгарыла.
Айгөл үзе ясаган иң зур тортын хәтерли - өч яруслы һәм сигез килолы туйга әзерләнгән тәм-том.
Айгөл капкейклар да (кекс, пирожный) пешерә. Ул бисквит камырыннан әзерләнә. Аны тортныкы кебек мастика, фото яки крем белән бизәп була.
- Илһамландыручым, әлбәттә, кызым. Торт ясый башлаганда килеп җитә, булышырга тели. Клиентлар шалтыратып, канәгать калулары турында әйтсә, бөтенләй канатланасың. Вакыт җитмәве генә борчый, - дип елмая ул. - Мин пешерергә бик яратам.Өйдәгеләр бигрәк тә мантыйны мактап ашыйлар.
Фотолар https://vk.com/id152419567 сайтыннан алынды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Нет комментариев