Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Акча кирәк булса – ашыгыгыз

Ай саен акчалата ярдәм алу өчен, беренче балалары туган гаиләләр документлар тапшыра башлаганнар. Социаль яклау идарәсенә Энҗе һәм Азат Кубиевлар беренче булып килгән. Акча федераль бюджеттан түләнә. Яңа ел башыннан яшь гаиләләргә шундый ярдәм күрсәтелә башлаячагы турында газетаның алдагы санында язган идек. Кубиевлар гаиләсендә сабый 2018 елның 7 гыйнварында дөньяга...

Ай саен акчалата ярдәм алу өчен, беренче балалары туган гаиләләр документлар тапшыра башлаганнар. Социаль яклау идарәсенә Энҗе һәм Азат Кубиевлар беренче булып килгән.
Акча федераль бюджеттан түләнә. Яңа ел башыннан яшь гаиләләргә шундый ярдәм күрсәтелә башлаячагы турында газетаның алдагы санында язган идек. Кубиевлар гаиләсендә сабый 2018 елның 7 гыйнварында дөньяга килгән. Әнисе - студент, әтисе - полиция хезмәткәре. Гаиләнең гомуми кереме 25 меңнән артмый. Шуңа күрә аларга мондый ярдәм кирәк.
Субсидия алу өчен социаль яклау идарәсенә документлар (туу яки уллыкка алу турында таныклык, гаилә әгъзаларның 12 айлык керемнәре турында белешмә, банк счеты реквизитлары, паспорт) белән килергә кирәк. Акча бары 2018 елда туган балаларга гына каралган һәм бер ел буе түләнәчәк. Идарәгә бала тугач алты ай эчендә мөрәҗәгать итсәгез, акча ул туган көннән түләнә. Документларны соңрак тапшырсагыз - тапшырган көннән башлап.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев