10 февраль 2026 яңалыклары
-
Яңалыклар. Эфир 10.02.2026
«Яңалыклар» тапшыруын карагыз. 2026 елның 10 феврале чыгарылышы.
-
Түбән Камада Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган сәнгатьле уку конкурсына йомгак ясадылар
Бәйгенең сайлап алу өлешендә 200дән артык кеше катнашырга теләк белдергән булса, финалга 62се генә чыккан.
-
Дрон һөҗүме куркынычы туганда, Татарстан халкына үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр
Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы игълан ителгән икән, үзегезнең һәм якыннарыгызның гомерен саклап калу өчен мөһим чаралар күрергә кирәк.
-
Түбәнкамалы мошенникларга ышанып, 3,6 миллион сумга якын акчасын югалткан
Зыян күрүче 37 яшьлек хатын-кыз криптовалютага зур сумма инвестицияләргә карар кылган.
-
Табигать көйсезлеге: Татарстанга көчле салкыннар әйләнеп кайта
Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
-
Түбән Камада үзәк район хастаханәсенә илтүче Актүбә урамындагы юлны төзекләндерәчәкләр
Эшләр сәламәтлек саклауның куркынычсызлыгын һәм уңайлылыгын арттыруга юнәлдерелгән «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында башкарылачак.
-
Татарстанда 12 меңнән артык үзмәшгуль кеше үзенең булачак пенсиясен формалаштыруга ирекле түләүләр күчергән
Социаль фондның матбугат хезмәте мәгълүматына караганда, Татарстанда 12 меңнән артык үзмәшгуль кеше пенсия иминияте системасында ирекле рәвештә катнаша.
-
Түбән Камада өлкәннәргә мошенниклар тозагына эләкмәү ысуллары турында сөйләделәр
23нче балалар бакчасында өлкән яшьтәге түбәнкамалыларны кара мәкерлеләрдән саклауга багышланган чара узды.