Түбән Камада өлкәннәргә мошенниклар тозагына эләкмәү ысуллары турында сөйләделәр
23нче балалар бакчасында өлкән яшьтәге түбәнкамалыларны кара мәкерлеләрдән саклауга багышланган чара узды.
Гражданнарга кырыгалдарларның кайсы схемаларны ешрак кулланулары, нинди хисләргә басым ясаулары һәм үз корбаннарыннан акчаны ничек кулга төшерүләре турында җентекләп сөйләделәр.
Докладлар арасындагы тәнәфесләрдә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кунакларга җыр-биюле чыгышлар тәкъдим иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев