Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда 12 меңнән артык үзмәшгуль кеше үзенең булачак пенсиясен формалаштыруга ирекле түләүләр күчергән

Социаль фондның матбугат хезмәте мәгълүматына караганда, Татарстанда 12 меңнән артык үзмәшгуль кеше пенсия иминияте системасында ирекле рәвештә катнаша.

Һөнәри керемнән салым түләүче үзмәшгульләр иминият пенсияләрен үзләре билгеләргә хокуклы. Моның өчен Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге белән мәҗбүри пенсия иминияте шартларында килешү төзү зарур.

Бүгенге көндә бу хокуктан төбәкнең 12 240 кешесе файдаланган. 2026 елга кертемнәр өчен түбәндәге параметрлар билгеләнгән: минималь сумма – 71 525,52, ул бер еллык иминият стажы һәм 1,090 шәхси пенсия коэффициентына туры килә.

Кертемнең максималь күләме 572 204,16 сумны тәшкил итә, бу 8 720 ИПК тәэмин итә.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев