Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган сәнгатьле уку конкурсына йомгак ясадылар

Бәйгенең сайлап алу өлешендә 200дән артык кеше катнашырга теләк белдергән булса, финалга 62се генә чыккан.

15нче февраль – Муса Җәлилнең туган көне. Каһарман шагыйрь тууына 120 ел тулачак. Бу мөһим дата уңаеннан Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Батырлык юллары» исемле муниципаль шигырь укучылар конкурсы узды.

Бәйгенең сайлап алу турында 200дән артык кеше катнашырга теләк белдергән булса, шуларның 62се генә финалга чыккан. Иң өлкән катнашучыга - 52 яшь, иң кечкенәсе нибары 5 яшь.

Конкурс ике номинация буенча үтте. Катнашучылар төрле яшь категорияләрендә чыгыш ясап, Муса Җәлил әсәрләрен татар һәм рус телләрендә укыдылар.

26 февральдә Халык иҗаты йортында Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган зур бәйрәм узачак. Бу кичәдә сәнгатьле уку конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да үткәреләчәк.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев