9 март 2023 яңалыклары
-
Яңалыклар. Эфир 9.03.2023
«Яңалыклар» тапшыруын карагыз. 2023 елның 9 март чыгарылышы.
-
Эшлекле сәфәр барышында Марат Әхмәтов Түбән Камадагы милли мәгариф учрежденияләре эшчәнлеге белән танышты
Түбән Камада татар милли мәдәният үзәге булдырырга планлаштыралар. Ул 5 нче мәктәп бинасында урын алачак, дип көтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы рәисе каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе белән очрашуда билгеле булды. Эшлекле сәфәр барышында Марат Әхмәтов мәгариф учрежденияләре эшчәнлеге белән танышты. Көн кадагында - милли тәрбия һәм белем бирү сораулары.
-
Түбәнкамалылар спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатында өченче урынны алды
Ярышларда Вадим Зюлин һәм Станислав Исаев катнашты.
-
Тукай урамындагы 17 нче йортның бер фатирында чыккан янгын нәтиҗәсендә 44 яшьлек ир-ат үлгән
Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге – фаҗигале янгын сәбәбе шул була. Кайгылы очрак Тукай урамындагы 17 йортта теркәлгән. 44 яшьлек фатир хуҗасы аңына килмичә, реанимациядә җан биргән.
-
РФ Дәүләт Думасы депутаты Түбән Камада үзе укыган мәктәптә дәрес үткәрде
Дәрес «Без — Россия гражданнары» темасына үтте.
-
Түбән Каманың хокук сакчылары бәйрәмнәрне физик күнегүләр белән билгеләп үтәргә булган
Бу хакта шәһәрнең ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
«Форсат» тапшыруы. Тарзиминнар гаиләсендә кунакта
Хатын-кыз көче нидә? Гаилә бәхетен ничек сакларга? Бу хакта «Форсат» тапшыру герое Рәзилә Тарзимина сөйләр.
-
Түбән Камага эш визиты белән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары килде
Беренче чиратта Марат Әхмәтов 1 нче гимназиядә булды.
-
Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәбез?
Россиялеләрне озын май бәйрәмнәре турында искәрттеләр.
-
14 яшькә җиткән 11 түбәнкамалы 8 Март алдыннан үзенең беренче паспортларын алды
Шулай ук аларга документ өчен матур тышлыклар һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
-
18 марттан Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре яңадан эшли башлаячак
Ярминкәләрдә җирле җитештерүчеләрнең продуктлары арзан бәядән тәкъдим ителә.
-
Ел башыннан Түбән Кама районында юл-транспорт һәлакәтендә 36 кеше зыян күргән
Бер кеше һәлак булган.
-
Түбән Камада яшәүче «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңү яулады
Конкурста республиканың 43 районыннан 300дән артык кеше катнашты.