Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Эшлекле сәфәр барышында Марат Әхмәтов Түбән Камадагы милли мәгариф учрежденияләре эшчәнлеге белән танышты

Түбән Камада татар милли мәдәният үзәге булдырырга планлаштыралар. Ул 5 нче мәктәп бинасында урын алачак, дип көтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы рәисе каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе белән очрашуда билгеле булды. Эшлекле сәфәр барышында Марат Әхмәтов мәгариф учрежденияләре эшчәнлеге белән танышты. Көн кадагында - милли тәрбия һәм белем бирү сораулары.

Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиядә милли рух хөкем сөрә. Балалар татар халкының йолалары, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәрен өйрәнеп үсәләр. Аерым игътибар – рухи-әхлакый тәрбиягә бирелә. Укучылар, дәресләрдән тыш, ислам дине нигезләренә дә үзләштерәләр. Атнага – 4 тапкыр. Моннан ике ел элек Салих хәзрәт Ибраһимов Марат Әхмәтовка әлеге курсларның проекты турында сөйләсә, бүген зур горурлык белән эш процессы белән таныштыра.

Эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы рәисе каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә дә була. Биредә капиталь ремонт тулы куәттә бара. Мәгариф идарәсе җитәкчесе әйтүенчә, белем бирү йорты 83 нче бакчасы белән системалы эш алып бара. Аны тәмамлаган балалар – гимназиягә укырга керә.

Очрашу барышында “Нардуган” җыю һәм бию ансамбле җитәкчесе дә чыгыш ясый. Наил Мосифуллин татар милли мәдәният үзәге булдыру теләге белән чыга. Аның әйтүенчә, биредә артистлар шөгыльләнәчәк, моннан тыш тавыш яздыру студиясе, милли кием тегү остаханәсе, татар милли ашлары кафесы, концерт заллары урын алачак, дип көтелә.

Алга таба делегация Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрына юл ала. Марат Әхмәтов режиссер белән әңгәмә кора. Рөстәм Галиев әйтүенчә, быел 5 премьера көтелә. Спектакльләргә олылар белән беррәттән яшьләр дә йөри. Пушкин картасы ярдәмгә килә.

Яшь курайчылар – “Адымнар” күптелле белем бирү комплексында белем алалар. Мәктәп узган елның сентябрендә ачыла. Төп девизлары – бала чит телне дә өйрәнсен, русчасы да ким булмасын, туган телне дә белсен. 

Очрашу түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Көн кадагында – милли мәгариф – тел, мәдәният, милләтебез киләчәге. Башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясап, киләчәккә планнар кордылар.  Очрашу түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Көн кадагында – милли мәгариф – тел, мәдәният, милләтебез киләчәге. Башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясап, киләчәккә планнар кордылар. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев