Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Камада яшәүче «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңү яулады

Конкурста республиканың 43 районыннан 300дән артык кеше катнашты.

Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Бу хакта ТКМР хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөтен республикадан килгән финалистлар лаеклы бүләкләр алу өчен төп сәхнәгә күтәрелде. Алар арасында түбәнкамалы да бар иде. Конкурста республиканың 43 районыннан 300дән артык кеше катнашты.

Түбән Камада яшәүче Нина Әхмәтҗанова «Минем язмышым — минем һөнәрем» номинациясендә җиңү яулады. Ә менә Роза Закирова «Хатын-кыз — ел үрнәге» номинациясендә җиңү өчен көрәште һәм конкурс финалисты булды.
Фото: социаль челтәрләр

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев