9 гыйнвар 2023 яңалыклары
-
Яңалыклар. Эфир 9.01.2023
«Яңалыклар» тапшыруын карагыз. 2023 елның 9 гыйнвары чыгарылышы.
-
Түбән Камада һава торышы -35 градусны күрсәтә
Соңгы 9 ел өчен бу рекорд температура, ди белгечләр. Урыннары белән авыл җирлекләрендә хәтта 38 градус салкын булган. Әлбәттә мондый һава торышы шәһәрдәшләрнең көндәлек тормышына да үзгәрешләр кертә. Кайберәүләр машиналарын кабыза алмый, укучылар мәктәпләргә бармый.
-
2022 елда Түбән Камада 148 эзләү чарасы оештырылган
Алар арасында исән килеш 34 бала һә 99 өлкән кеше табылган.
-
Раштуа очрашулары
Бәйрәм чаралары Халык иҗаты йортында узды. Матур традиция буенча, кунаклар алдында танылган артистлар һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады. Концерт алдыннан фойеда уеннар оештырылды, җыр-биюләр башкарылды.
-
Түбәнкамалыларга балалар поликлиникасына язылмыйча гына эләгү мөмкинлеге турында сөйләделәр
Кискен авыру очрагында табибны диспетчерлык телефон номерлары буенча өйгә чакырырга кирәк.
-
Татарстанда узган тәүлектә 54 кеше коронавирус йоктырган
Шуларның өчесе хастаханәдә дәвалана.
-
Түбән Камада яңа ел бәйрәмнәрендә 40 мең тонна кар чыгарылган
Узган елның шул ук вакытында чыгарылган кар күләменнән 4 тапкыр артык.
-
2023 елда Түбән Камада «Танеко-арена» боз манежы төзелеше башлана
Комплекс Тынычлык проспектындагы бушлыкта урнашачак.
-
Түбән Камада яңа ел каникулларында 50гә якын сабый дөньяга килгән
Балаларның 25е — кыз һәм 23е — малай.
-
Түбән Каманың 45нче микрорайонында ябык футбол манежы төзү планлаштырыла
Шәхси партнерның инвестицияләре суммасы 100 миллион сумнан артык тәшкил итәчәк
-
Түбән Камада 2023 елга юллардагы чокырларны төзекләндерү программасы билгеле булды
Шулай ук бу программа буенча 2023 елда кайбер урамнарда тротуарлар ремонтланачак, берничә җәяүлеләр кичүе ясалачак.
-
Татарстанлыларны киләсе озын яллар февральдә көтә
Россия Хөкүмәте ял һәм бәйрәм көннәре календарен 2022 елның августында игълан итте.