Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбәнкамалыларга балалар поликлиникасына язылмыйча гына эләгү мөмкинлеге турында сөйләделәр

Кискен авыру очрагында табибны диспетчерлык телефон номерлары буенча өйгә чакырырга кирәк.

Түбән Камада яшәүчеләр, балалар поликлиникасына кабул итүгә килү өчен, РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы аша язылырга тиеш, дип искәрттеләр. Бу турыда перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсе матбугат хезмәте яза.

Кабул итүгә расписание — 8 , ә анализлар тапшыруга 14 календарь көнгә төзелә. 

«Табиблар алдан язылу буенча кабул итә. Әгәр дә сез алдан язылып та, кабул итүгә килә алмыйсыз икән, язылуыгызны күчерү сорала», — дип ассызыкладылар поликлиникада.

Кабул итүгә язылып булмаган очракта, 44-77-21, 44-77-22 телефоннары буенча хастаханәнең колл-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук 36-48-93 номеры буенча 2нче поликлиниканың белешмәләр бүлегенә, 39-90-60 номеры буенча 1нче поликлиникага шалтыратырга яки баланың документларын алып үзегезгә шәхсән килергә кирәк. 

Төрле белешмәләр һәм документларны рәсмиләштерү мәсьәләсе буенча сәламәт балалар табиблар кабул итү кабинетында (кабинет доврачебного приема), авыру билгеләре белән ике сырхауханәдә дә дежур табиб кабинетында кабул ителә.

Кискен авыру очрагында табибны диспетчерлык телефон номерлары буенча өйгә чакырырга кирәк:

44-77-72;
44-77-73;
44-77-44;
44-77-75;
44-77-76;
44-77-77.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев