Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Раштуа очрашулары

Бәйрәм чаралары Халык иҗаты йортында узды. Матур традиция буенча, кунаклар алдында танылган артистлар һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады. Концерт алдыннан фойеда уеннар оештырылды, җыр-биюләр башкарылды.

Бәйрәм хуҗалары кунаклар белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйныйлар, җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр... Берәүләр күңел ачкан вакытта, башкалары кул эшләре күргәзмәсе белән соклана. Биредә ниләр генә юк - колак алкасыннан алып бәйләнгән курчакларга кадәр.

"Мин үзем православие динендә булмасам да, әлеге чараларда бик теләп катнашам", - ди Гүзәл Ишпаева.

Раштуа очрашулары ел саен үткәрелә. Әлеге традициягә – 31 ел. Бәйрәмнең төп максаты – төрле милләт һәм буын вәкилләрен берләштерү, кешеләр тормышын тылсым һәм ихлас сөенеч белән бизәү.

"Бүген православие динен тотучылар өчен зур бәйрәм. Иисус Христос туган көне. Бүгенге залда бөтен кеше шатлана, бер-берсе белән күрешә. Шундый матур бәйрәм үткәрелә", - ди “Керәшен” җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Эльмира Ситдыйкова. 
 

Түбән Кама районында төрле дин вәкилләре дус һәм тату яшиләр. Барлык бәйрәмнәрне алар бер зур гаилә буларак билгеле. Раштуа очрашулары моны тагын бер кат дәлиләде.  

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев