Түбән Камада 2023 елга юллардагы чокырларны төзекләндерү программасы билгеле булды
Шулай ук бу программа буенча 2023 елда кайбер урамнарда тротуарлар ремонтланачак, берничә җәяүлеләр кичүе ясалачак.
Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов 2023 елда җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларда эшләр программасын тәкъдим итте.
Аерым алганда, программа буенча чокырлар ямалачак һәм бордюрлар алыштырылачак.
Гагарин, Менделеев, Ахтубинская, Чулман, Бакый Урманче, Корабельная, Шинчылар пр., Яшьлек, Сөембикә, Чишмәле, Спорт, Чабьинская, Лесная, Кайманов урамнары, Октябрьнең 50 еллыгы, Җиңүнең 30 еллыгы, Студентлар, Көньяк, Тукай, Мурадьян, Гайнуллин, Индустриаль, Табеев, Соболеково урамнарындагы автомобиль юлларында чокыр-чакыр ямалачак.
Шулай ук бу программа буенча 2023 елда кайбер урамнарда тротуарлар ремонтланачак, берничә җәяүлеләр кичүе ясалачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев